Общество
Әлмәттә 10 яшьлек малай үз-үзенә кул салган
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Әлмәт шәһәре бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.
Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 110 нчы маддәсе (үз-үзенә кул салуга җиткерү) буенча кузгатылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 14 июнь кичендә Әлмәт шәһәрендәге бер фатирда 10 яшьлек малайның үле гәүдәсе табыла. Беренчел фаразлар буенча, аның үз-үзенә...
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Әлмәт шәһәре бүлеге әлеге факт буенча җинаять эше кузгатты.
Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 110 нчы маддәсе (үз-үзенә кул салуга җиткерү) буенча кузгатылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 14 июнь кичендә Әлмәт шәһәрендәге бер фатирда 10 яшьлек малайның үле гәүдәсе табыла. Беренчел фаразлар буенча, аның үз-үзенә кул салуы хакында әйтелә.
Бу хакта "Әлмәт таңнары" болайрак яза: "Әлмәттә бер малай әти-әнисе туган көненә велосипед бүләк итмәгән өчен үз-үзенә кул салган.Вадим Р. туган көненә 4 сәгать вакыт калгач, үз-үзенә кул салган. Бала әти-әнисеннән искесе урынына яңа велосипед сораган булган, әмма өлкәннәр каршы төшкән"... Тикшерү эше дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев