Общество
ҺӘЛАКӘТ: карлы көннең чираттагы корбаннары...
Бүген көндез, 12628 сәгатьтә, Казан - Оренбург трассасының 94 нче чакрымында (Алексеевск районы биләмәсендә) юл-транспорт һәлакәте булган: ВАЗ-2107 һәм тагылма арбалы МАЗ машиналары бәрелешкән.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренчел фаразлары буенча, "Жигули" белән идарә итүче 81 яшьлек карт, куркынычсыз булуына инанмый торып, икенчел юлдан төп юлга чыга. Ә ул вакытта төп юлдан...
Бүген көндез, 12628 сәгатьтә, Казан - Оренбург трассасының 94 нче чакрымында (Алексеевск районы биләмәсендә) юл-транспорт һәлакәте булган: ВАЗ-2107 һәм тагылма арбалы МАЗ машиналары бәрелешкән.
ЮХИДИ хезмәткәрләренең беренчел фаразлары буенча, "Жигули" белән идарә итүче 81 яшьлек карт, куркынычсыз булуына инанмый торып, икенчел юлдан төп юлга чыга. Ә ул вакытта төп юлдан килүче йөк машинасы тиз генә туктап өлгерә алмый - җиңел автомобильнең сул ягына килеп бәрелә.
Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүче һәм аның пассажиры - 75 яшьлек хатын-кыз урында ук вафат була. Тагын бер пассажир - 66 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев