Күренекле журналист, нәшир Рәшит Әхмәтов соңгы юлга «Татмедиа» яныннан озатыла
Озату мәрасиме 10.00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озату иртәгә «Татмедиа» бинасы янында була. Бу хакта «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге хәбәр итә.
Мәрхүмнең җәсәде Декабристлар урамындагы 2 нче йорт адресында урнашкан «Татмедиа» бинасының «Идел-пресс» ягына куелачак. Хушлашу 10.00 сәгатьтә башлана.
Күренекле журналист, нәшир, җәмәгать эшлеклесе, «Звезда Поволжье» газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка 66 яшь иде. Ул хастаханәдә вафат булды.
tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев