Коррупция - ул ришвәт бирү яки алу, физик затның хезмәт урыныннан, ягъни үз вәкаләтләреннән явызларча файдаланып, шул рәвешле жәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, үзе яисә икенче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милектән, хезмәт күрсәтүдән файда алуы санала.
Ришвәт алу, шәхсән коррупция турында сүз барганда, иң куркыныч...
Коррупция - ул ришвәт бирү яки алу, физик затның хезмәт урыныннан, ягъни үз вәкаләтләреннән явызларча файдаланып, шул рәвешле жәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп, үзе яисә икенче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милектән, хезмәт күрсәтүдән файда алуы санала.
Ришвәт алу, шәхсән коррупция турында сүз барганда, иң куркыныч җинаятьләрнең берсе санала. Аеруча, хезмәт урыныннан файдаланып яки куркытып, бер төркем кешеләр тарафыннан кылынса.
Ришвәт бирү - затның үз файдасына нинди дә булса өстенлекләр алу максатында, вәкаләтле хезмәткәрне законлы яки законсыз гамәлләргә тартып, югарыда телгә алынган акча, кыйммәтле әйберләр бирүеннән, башка төрле хезмәт күрсәтүеннән гыйбарәт.
Әгәр ришвәтнең матди өлешенә бераз ачыклык кертик дисәк, мин түбәндәгеләрне атар идем:
- акча, шул исәптән валюта, банк чеклары, кыйммәтле кәгазьләр һәм металлар, автомашина, туклану продуктлары, аудиотехника, көнкүреш приборлары, фатир, дача, гараж, җир участоклары һәм башка күчемсез милек.
- хезмәт күрсәтү һәм аннан файдалану төшенчәсенә килгәндә - бу дәвалану, ремонт һәм төзелеш эшләре, санаторий һәм туристлык юлламалары, түләүсез яки түбән бәядән башка чыгымнарны түләү-алу һ.б. гамәлләр.
Беренче карашка бик үк күзгә ташланмаган, яшерен формаларын да әйтеп узарга кирәктер әлеге җинаятьнең. Бу - бурычка яки булмаган "бурычны түләү" өчен банк ссудасы , "түбән бәядән" сатып алынган товарлар, ришвәтче һәм аның туганнары яки дусларына хезмәт хакы түләп, ялган хезмәт килешүләре төзү, ташламалы кредит алу, лекция, мәкалә һәм китаплар өчен гонорарны арттыру, казинода "очраклы" отыш, бурычны кичерү, аренда түләвен киметү, процентын киметеп кредит бирү һ.б.
Ришвәт тәкъдим итү очрагы булса, ни эшләргә кирәк соң?
Минемчә, гражданлык позициясе, әхлакый принциплар, намус кушуы һәм тормыш тәҗрибәсе буенча карар кабул итәргә кирәк. Бу төшенчәләргә тагын да төгәлрәк ачыклык керткәндә исә, нигездә, ике юлны сайларга мөмкин. Беренчесе- ришвәт сораучы-тәкъдим итүче белән элемтәләрне өзү яки җинаятькә бармавыгызны аңлату һәм сүз барган хәл ителәсе әһәмиятле мәсьәләләрнең бу юл белән хәл ителмәячәген төшендерү. Икенчесе - бу явызлыкны бергәләп кенә җинеп булачагын, кешенең теләсә нинди хәлләрдә дә үз дәрәҗәсен саклап кала алганын аңлап, җинаятьчеләр корбанына әверелмичә, ришвәтчелеккә каршы чыгарга, хокук саклау органнарының, җирле үзидарә җитәкчелегенең тиешле вәкилләренә хәбәр итәргә. Чөнки, ничек кенә фикер йөртсәк тә, җәмгыятебездә бары тик хокук һәм әхлак кануннары сакланганда һәм аны бозучылар тиешле җәзаларын вакытында алганда гына тормышыбыз тыныч, илебез, республикабыз, районыбыз тагын да баерак булачак.
Нет комментариев