Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Кировта авылдашларны онытмыйлар

Киров авылына "Авылым - моң бишегем", дип аталган авыл бәйрәменә чакыру алдык. Клуб алдына килеп төшүгә, әллә каян безне чакырып, музыка уйный. Урамда авыл халкы пылау, кайнар коймак, чәй белән сыйлана. Һәркемнең йөзе көләч, күптән күрешмәгән дуслар, сыйныфташлар, туганнар очраша. Күңелдә ниндидер рәхәтлек, серлелек, туган якка, туган авылга хөрмәт, сагыну,...

Киров авылына "Авылым - моң бишегем", дип аталган авыл бәйрәменә чакыру алдык. Клуб алдына килеп төшүгә, әллә каян безне чакырып, музыка уйный. Урамда авыл халкы пылау, кайнар коймак, чәй белән сыйлана. Һәркемнең йөзе көләч, күптән күрешмәгән дуслар, сыйныфташлар, туганнар очраша. Күңелдә ниндидер рәхәтлек, серлелек, туган якка, туган авылга хөрмәт, сагыну, аның кешеләре белән горурлык хисләре туа.
Клубка килеп керүгә, авыл халкы эшләгән кул эшләре, язучыларның китапларыннан куелган күргәзмәләр каршы алды, балалар котлавына кадәр зәвык һәм ярату белән сугарылган иде. Авылдашларның олылавын тою күңелләргә зур канәгатьлек бирә. Туган җир җылысын күңелләрдә саклаучы читтә яшәүчеләр өчен бу бигрәк тә кадерле.
"Авылым - моң бишегем", дип аталган бәйрәм авыл тарихы, аның эшчән, оештыру сәләте көчле булган җитәкчеләре, көнне-төнгә ялгап эшләгән күренекле шәхесләре хакында бәян итүдән башланды.
Бәйрәм тантанасында сәхнә белән тамаша залы арасында күңелле җылылык җепләре сузылды. Концерт-кичәләрне оештыру авылыбызның җаны Роза апа Шәйхелмәрдәнова һәм аның ике кызы Алсу белән Энҗегә төшә. Бу юлы да сәхнәгә беренче булып Роза ханым чыкты. Ул бик мәгънәле мөнәҗәт башкарып, халыкны уйланырга, үткәнне барларга этәрде, киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеген искәртте. Тынгысыз хезмәтләре белән авыл тормышын җанландырып, ялкынландырып, кешеләрне илһамландырып торганнары өчен авылдашлары аларга мең рәхмәтле. Бу бәйрәм чарасына да бик күп якташлар кунак итеп чакырулы иде.
Нургаян белән Рәвидә Нурлыевлар, Азат Нургалиев, Нәсих Хафизов, Шамил Латыйпов, Альбина Афзалова, Фаис Фазуллин, Булат Фазлыев һ.б. күп кенә кешеләрнең чыгышлары, истәлекләре бик тә үтемле, якын һәм яратып кабул ителде. Бу чараны оештыруда башлап йөрүче мәдәният хезмәткәрләре, җирлек башлыгы Айваз Гафуров һәм "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов, иганәче авылдашыбыз Булат Фазлыевка авыл халкы рәхмәт сүзләре җиткерде.
Чараның башыннан алып ахырына кадәр авыл тарихы чагылдырылды. "Дуслык" бию ансамбле һәм җырчы кызларыбыз Алсу Хуҗина һәм Энҗе Сибгатуллина, авыл үзешчәннәре һәм дә махсус кунак итеп чакырылган җырчылар Дәниф Шәрәфетдинов белән Айзат Шәйхелмәрдәновның дәртле чыгышлары, курай моңнары белән үрелеп барды ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев