Ислам динендә рибачылык тыелган, шуңа күрә «Ак Барс Банк» гадәти ипотека дан тыш «Ислам Ипотекасы» дигэн яна продукт тәкъдим итә
Ислам ипотекасы ул —торакны өстәмә бәя белэн кичектереп тулэу рэвешендэ сату сатып алуны финанслау. Әлеге продукт ислам финанс учреждениеләрендә исәп-хисап һәм аудит буенча оешма стандартлары нигезендә эшләнгән hэм Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан рассланган (согласован). Әлеге ипотеканы кемнәргә алырга мөмкин һәм аны ничек рәсмиләштерергә икәнен сөйлибез.
Ислам ипотекасының асылы нидә?
«Ак Барс Банк» «Ислам ипотекасы» дип аталган яңа проект башлады. Аның нигезендә кредит һәм бурычка акча биру түгел, ә сату-алу килешүе нигезендэ фатир сатып - алу тора.
Ислам Ипотекасында нигезендэ фатир алуда өч як катнаша: Клиент, Ак Барс Банк һәм ООО «Ипотечный партнер».
Бу яңа продуктның асылы нидә соң?
- «Ак Барс Банк» клиентлардан гаризаны кабул итә һәм клиент тапшырган документларны тикшерә;
- «Ипотечный партнер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, клиент сайлап алган фатирны узенэ сатып ала һәм аны клиентка өстәмә бәя белән кичектереп тулэу рәвешендә сата.
- Фатирга өстәмә бәя шәхси рәвештә билгеләнә һәм бу килешү срогына, беренчел кертем күләменә һәм башка сәбәпләргә бәйле була.
«Ак Барс Банк»ның ислам банкингы юнәлеше җитәкчесе Марат Садриев сүзләренчә: «Ислам Ипотекасында клиент өчен фатир бәясе, килешү срогы беткәнче үзгәрешсез кала. Шулай ук килешүдә комиссияләр дә, иминиятлэштеру (страхование), пеняләр дә һәм бәя үзгәрү дә тыелган».
Ислам ипотекасы буенча әлегә Казанда һәм Уфада фатир алырга мөмкин.
Ислам ипотекасы үзенчәлекләре:
«Ислам ипотекасының» бәхәссез өстенлекләре бар:
- Элеге продукт тулысынча Шаригат кануннарына туры килә;
- Килешүдә күрсәтелгән фатир бәясе, килешү срогы тәмамланганчы үзгәрми;
- Соңга калып түләгән очракта пеняләр исәпләнми. Шәригать кануннары буенча бурычтан ниндидер табыш алу тыелган, шуңа күрә соңга калып түләгәндә пенялар исәпләнмәячәк. Бары тик торак сату-алу турындагы килешүдә күрсәтелгән бәяне генә түләргә кирәк.
- Иминиятләштерү катгый тыелган.
- Минималь беренчел кертем. Ислам ипотекасын рәсмиләштерү өчен торак бәясеннән 10 процент күләмендә беренчел кертем бирү дә җитә.
Ислам ипотекасын нинди шартларда рәсмиләштерергә була:
Беренчел кертем 10 проценттан 80 процентка кадәр була ала;
Финанслау вакыты 1-30 елны тәшкил итә;
Сатып алуның минималь суммасы 500 000 сум;
Сатып алуның максималь суммасы бәяләгәннән соң ачыклана;
Фатирны сату хокуклары «Ипотечный партнер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагында;
Вакытыннан алдан түләп бетерү мөмкинлеге бар.
Күчемсез милеккә таләпләр: фатир Казан яки Уфа шәһәрләрендә булырга тиеш. Йортның 1960 елдан соң төзелгән булуы шарт, шулай ук бүлмә подвалда яки барак һәм агач йортларда урнашмаска тиеш.
Ислам ипотекасы алу өчен кемнәр мөрәҗәгать итә ала?
Ислам ипотекасын мөселманнар гына рәсмиләштерә ала дигән шарт юк. Банк таләпләренә туры килгән һәр гражданин гариза бирә ала.
- Килешү төзегәндә гражданинга 18 яшь тулган булырга тиеш;
- Килешү вакыты тәмамланганда 70 яшь тулмаган булырга тиеш;
- Россия Федерациясе гражданины;
- Россия территориясендә даими яки вакытлы теркәлү;
- Соңгы эш урынында хезмәт стажы кимендә 3 ай булырга, ә шәхси
- эшмәкәрләрнең эшчәнлеге кимендә 12 ай алып барылырга тиеш.
Әгәр өлешләп түләүне берничә сатып алучы рәсмиләштерә икән, аларның һәрберсе шушы таләпләргә туры килергә тиеш.
Ислам ипотекасы ничек эшли?
- Клиент «Ак Барс Банк» ка гариза тапшыра.
- Банк клиент биргән документларны тикшерә һәм Ислам Ипотекасын биру турында карар кабул итә.
- Клиент «Ипотечный партнер» ҖЧҖ оешмасының исәп-хисап счетына беренчел түләүне күчерә.
- «Ипотечный партнер» ҖЧҖ клиент сайлап алган фатирны сатучыдан сатып ала.
- «Ипотечный партнер» ҖЧҖ сатып алынган фатирны өстәмә бәя белән һәм кичектереп түләү шарты белән сату-алу килешү буенча клиентка сата.
Клиент сатып алганнан соң ук торакның хуҗасы була, ә фатирны сату хокуклары «Ипотечный партнер» ООО оешмасы карамагында була. Сатып алучы айлык түләүләрне график буенча «Ипотечный партнер» оешмасына түләп бара.
Әгәр түләү вакыты узып киткән икән, бурычларны түләттерү идарәсе эшли башлый. Банкка әҗәтләрне коллекторларга һәм бурычларны түләттерү буенча башка оешмаларга тапшыру катгый тыелган.
Ислам ипотекасына гаризаны ничек бирергә?
1. Гаризаны онлайн рәвештә яки «Ак Барс Банк» бүлекчәләрендә тапшырырга була. Адреслары:
Казан шәһәре, Чистай урамы, 5 йорт.
Уфа шәһәре, Менделеев урамы, 134/1 йорт.
2. Гаризада күрсәтелергә тиешле мәгълүматлар:
Исем-фамилия, телефон номеры, шәһәр, торак бәясе, беренчел взнос күләме, финанслау вакыты.
3. Белгечнең шалтыратканын көтегез.
Банк хезмәткәре консультация бирә һәм сорауларыгызга җавап кайтарачак.
Ак Барс Банк: «ПАО «АК БАРС» БАНК
Генеральная лицензия на осуществление банковских операций со средствами в рублях и в иностранной валюте ЦБ РФ номер 2590 от 12/08/2015»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев