Иртән торгач укыла торган дога
Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим» дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр». (Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.) Бу доганы онытканда: «Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә бүген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен», - дип дога кылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев