Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Гомер зая узмаган

- Чуракайның иң бай кешесе дим мин үземне - 10нан артык гармуным, татар һәм башкорт кураем бар. Буш вакытым булган саен шуларны кулыма алам. Башкорт курае һәм Саратов гармунында уйный белмим әлегә, менә лаеклы ялга чыккач, вакытым арта, аларын да өйрәнергә ният... - Атаклы гармунчы я танылган артист түгел, Яңа...

- Чуракайның иң бай кешесе дим мин үземне - 10нан артык гармуным, татар һәм башкорт кураем бар. Буш вакытым булган саен шуларны кулыма алам. Башкорт курае һәм Саратов гармунында уйный белмим әлегә, менә лаеклы ялга чыккач, вакытым арта, аларын да өйрәнергә ният... - Атаклы гармунчы я танылган артист түгел, Яңа Әлем авылында туып-үсеп, гомеренең чирек гасырга якын елларын Чуракай җирлеге белән бәйләгән авылдашым - Тимергази Хәсәнов сүзләре бу. Авылдашым дип авыз тутырып әйтәм, чөнки ул үзен күптән инде безнең җирлек кешесе, дип саный. Хезмәт елларының иң күбесе монда үткән, балаларын монда үстереп, өйләндергән-кияүгә биргән, монда йорт җиткергән, җирлек халкының хөрмәтенә тиенгән, бәхетен монда тапкан.
- Йөрәгем шулай сизә: Чуракай халкы мине кабул итте. Уртак тел табып эшләдек. Үземне анда килгән кеше кебек хис итмим, - ди ул. - Пенсиягә чыккач, туган авылыма китәрмен, дигән уй башыма да килмәде. Анда я Актанышка китеп йорт салырга да уйламадым. Мин хәзер Чуракай кешесе инде.
Механизатор Рифгат һәм колхозчы Бибиданә гаиләсендә биш баланың иң өлкәне булып дөньяга килә ул. Бертуганнар барысы да исән-сау: сеңелләре Мөслимә - Казанда, Рәсимә - Минзәләдә, Рәмилә Табанлыкүл авылында яши, төп нигездә исә төпчек бала - энекәшләре Тимерҗан дөнья көтә. Бәйрәмнәрдә төп йортка җыела, әткәй-әнкәйләре рухына Коръән укыталар. Бер йодрык кебек, биш бертуган гел бергә.
Тәҗрибә эшли-эшли туплана
- 43 ел хезмәт стажым бар, әмма беркая да, "мине эшкә алыгыз әле", - дип, гариза язып кермәдем, "үз теләгем белән эштән азат итегез", - дип, гариза язып эштән
чыкмадым. Төрле район, төрле урыннарда, төрле милләт халкы белән төрле хезмәт вазифаларын башкардым, хәзер искә төшереп, уйлап утырам - күңелемә барысы да якын...
Туган авылында колхозда эшләштерүен, мәктәптән соң, өй салу өчен бер ел башкорт якларында урманчылыкта йөрүен санамаганда, төп хезмәт юлы Тимергази абыйның 1984 елдан - Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, юллама белән җибәрелгән Алабуга районының "Гассар" колхозында башлана. Дүрт елдан шушы ук районның "Серп и молот" совхозына директор ярдәмчесе итеп җибәрәләр. Мари, татар, урыс, керәшеннәр яши торган җирлек була бу. Тагын өч елдан - "Власть Советов" колхозы җитәкчесе.
- Хуҗалык зур булмаса да, икмәк уңышы, терлекчелек буенча алдынгылар сафында иде. Монда терлекчелек биналары салынып, амбар, мехмастерской алларына, фермаларга бетон җәелде, урамнарга асфальт түшәүгә ирештек. Ике бәрәңге саклау базы, күп йорт-фатирлар салынды, - дип искә ала ул елларны Тимергази Рифгат улы. - Кешеләре белән уртак тел таптым. Ләкин нәкъ шул чорда милләт мәсьәләсе алга килеп басты. Лекарево - саф рус авылы, балалар өйдә дә русча гына сөйләшә башладылар. Шулай итеп, район җитәкчелеге тәкъдиме белән мин 1994 елның февралендә туган районыма кайтып, "Авангард" колхозында рәис булып эшли башладым.
Хезмәт төбе -хөрмәт
Авыл җирендә һәркем уч төбендәге шикелле: ни эшләсәң, нәрсә сөйләсәң дә, бар кеше белеп тора. Тимергази Хәсәновның да башта 4 ел хуҗалык рәисе, аннан менә 20 ел авыл җирлеге башлыгы буларак куйган хезмәтен җирлек халкы югары бәяли. Юбилее уңаеннан берничә көн элек кенә әле авыл мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән, үзен үгетләп-тарткалап диярлек ризалатып, зур бәйрәм чарасы оештырулары да шуңа бер дәлил. Яратмаса, хөрмәт итмәсәләр, кемнең генә мондый эшкә алынасы килер иде икән?! Димәк, булсын дип тырышып йөргән еллар заяга узмаган...
- Күңелгә иң тигәне шул: эчкечелек нык таралган иде безнең якларда. Гаиләләре белән эчәләр, я хатын-кыз - балаларын назлыйсы урында шешә белән дуслашкан әни кешеләр... Комиссия төзеп, мәктәп белән берлектә бу гаиләләрне даими контрольдә тотып, кирәк чакта ярдәм кулы сузып, Яркәй, Чаллыга дәвалауга алып барып, бу чирдән котылдырырга тырыштык. Күбесе айныды, балаларын укыталар, машиналар алдылар, кайберләре өй салды - шуңа чын күңелдән шатмын.
Ә иң зур эш шул булды: районнан ике ел алданрак газ керде авылга. Бу эшләрне Илгизәр Шәйхәйдәров алдан күреп, алдан ук документларны әзерләгән, шуның белән бу катлаулы мәсьәләне тиз җайлы хәл иттек, - дип искә ала җирлек башлыгы. - Аннан бик сөенәм: җирлектә яшьләргә өй салу буенча ярдәм күрсәтелде. Дәүләт программасына кереп, Рафаэль Гайсин, Шамил Арсланов, Рамил Сәлахов, Илнур Нәбиев һ.б. өй җиткерделәр.
Авыл эченнән кайчандыр язлы-көзле зур кунычлы итек киеп йөргән көннәр инде күптән онытылган - иң пычрак вакытта да такыр юллардан йөри бүген халык. Шулай ук, дәүләт программалары нигезендә Чуракай клубын җәмәгать үзәге итеп үзгәртеп төзү, Әгъбәстә яңа модульле медпункт ачу, район ярдәме белән балалар бакчасы-мәктәпне, Чуракайдагы
мәктәпне өр-яңадан салган кадәр итеп төзекләндерү кебек зур эшләр башкарылган. Төзүче оешмалар гына түгел, җирлек халкы белән өмәләр оештырып, иске каралтыларны сүтеп, төзелешнең эчендә кайнап, ярдәм итәрдәй читтәге авылдашларга мөрәҗәгать итеп, аларның да булышлыгы белән эшләнгән эшләр бу.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл искергәч, китапханәче Рима Минһаҗева откан грант акчасына һәм авыл фермеры Назыйм Шәехов ярдәме белән Җиңүнең 70 еллыгына җәмәгать үзәге каршына яңа истәлек һәйкәле торгызылды. Шундый ук яңа һәйкәл Әгъбәстә, авылдашлары Вәсим Вахитов көче белән сафка басты.
- Башта Әгъбәс авыл халкының исемлеген барлап чыктык. Шуның буенча, Әгъбәстән яуга китеп кайтмаганнарның исемнәрен мәрмәр тактага яздырып, Вәсим абый үткән ел авылга бүләк итте. Бергәләп тырыштык, ярдәм булганда, эшләп була. - Тимергази абый, эш турында сүз чыкса, сөенеп, яратып сөйли. - Әгъбәстә район һәм Вәсим абый ярдәме белән күпер төзекләндерелде. Хуҗалык кырларына скважиналарын утырткан нефтьчеләр хисабына каптаж чишмә яңартылып, Әгъбәснең бер як урамына яңа су трассасы салынды. Чуракайда каптаж чишмәне яңарттык. Үзара салым акчасына урам утларын көйләдек, авыл эчендәге юлларны карап торабыз. 2017 елда Чуракай, Җылан, Әгъбәс зират алларын профнастил белән коймалап куйдык, Әгъбәс балалар бакчасы арасында койма тотылды...
Авылда Шәмсун мәчетен төзүдә башлап йөргән өчен Тимергази Рифгат улы Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин тарафыннан медаль белән, җирлектә күпьеллык хезмәте өчен
районның күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, ә 2013 елда аңа Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән исем бирелә.
- Бер зур эш калды - ул да булса, Әгъбәс клубына капиталь ремонт. Анысы яшьләргә кала, - ди 15 гыйнвар көнне 60 яшьлек юбилеен каршылаган олпат зат. Лаеклы ялга чыгып, алга таба гаиләсе белән тыныч кына көн итүдә нияте. - Яшьләргә урын бирергә вакыт. Алар күпкә акыллы, энергияле, замана белән бергә атлыйлар. Киңәш сорасалар - биреп, сорамасалар - катышып йөрмичә, күңелемә якын шөгыльләремә, ниһаять, вакыт табып яшәргә иде.
Сөенечләр күп, үкенечләр юк
Яраткан шөгыльләре исә: аучылык - 40 елдан артык шуның белән мавыга, район аучылык җәмгыятендә президиум әгъзасы булып тора; бакчачылык - яз саен бакчасында агачлар утырта, сораган һәр кешегә үсентеләр бүләк итә; үз умарталары бар - ул да күп вакыт таләп итә; гармунда моңланырга ярата, кунакка кайткан дүрт оныгын җырлатып-биетеп тәм таба.
- Балалар үскәндә бик кайтып кермәдем, алар күбрәк иптәшем Фәридә карамагында иделәр. Оныклар баладан да кадерлерәк икән, - ди Тимергази абый. Балалар инде канат очырган: кызлары Резеда Актанышта төпләнгән, кияүләре Илназ белән икесе дә кадет мәктәбендә укыта, ике бала үстерәләр. Уллары Радик энергетика институтын тәмамлап, Казанда калган - шәһәр электр челтәре оешмасының бер бүлегендә җитәкче урынбасары булып эшли. Бәләкәйдән әтисе милли көрәшкә биреп, спорт белән дуслашкан егет иптәше Гөлназ белән бүген үз улларын спортзалга йөртә.
- Үткәннәргә карасам, үкенечләр юк. Шөкер, өй салынды, малай үсте, мин утырткан агачның саны юк... Иң сөендергәне - элек эшләгән авыл-хуҗалыкларга юл уңае керергә тырышам, туганнары кебек каршы алалар, туганнары кебек озаталар. Күрмәмешкә салышучы юк. Онытмаганнар, хәтерлиләр, димәк, гомер зая узмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев