Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Эчкән килеш суга кермә - чыга алмассың! (+ВИДЕО)

Кояш нурлары белән иркәләгән, җиләк-җимешләре белән сыйлаган эссе җәйне, сер түгел, һәрберебез көтеп ала. Быелгы җәй исә, көтеп-көтеп тә, килергә ашыкмады. Әле берничә атна элек кенә җәйне сизә башладык. Әмма шуңа да карамастан, кайберәүләр су керү, кояшта кызыну сезонын ачып та җибәрде. Кызганычка каршы, мондый ашыгычлык һәрвакытта да хәерлегә илтми...

Кояш нурлары белән иркәләгән, җиләк-җимешләре белән сыйлаган эссе җәйне, сер түгел, һәрберебез көтеп ала. Быелгы җәй исә, көтеп-көтеп тә, килергә ашыкмады.

Әле берничә атна элек кенә җәйне сизә башладык. Әмма шуңа да карамастан, кайберәүләр су керү, кояшта кызыну сезонын ачып та җибәрде.

Кызганычка каршы, мондый ашыгычлык һәрвакытта да хәерлегә илтми шул. Кемдер тиешенчә җылынмаган суда коенып, салкын тидерә, икенчеләр тиешенчә чистартылмаган, төзекләндерелмәгән һәм җиһазландырылмаган су буйларына барып, имгәнү ала. Ни аяныч, ашыгычлык һәм саксызлык, хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә гомере белән хушлашканнар да бар...

Узган атнада Актаныш районы Әҗәкүл торак пункты янындагы Доха күлендә 41 яшьлек хатын-кыз суга батып үлде. Актаныш районда әлеге очрак быелгы су керү сезонында икенчесе. Моңа кадәр Карт авылы янында урнашкан Кирмәнчек буасында бер ир-ат балык ятьмәсенә чорналып вафат булган иде.

Доха күлендәге фаҗига исә 18 июль көнендә килеп чыга. Эзләү-коткару отряды водолазлары 4 көн дәвамында күл буенда, су эчендә эзләү эшләре алып бара.

Нәтиҗәдә, коткаручылар суда батучының үле гәүдәсен 22 июльдә табып алалар. Ул Куян авылында гомер иткән 1976 елгы ханым булып чыга.

Әлеге һәлакәткә китергән фаҗиганең сәбәбе - эчкән килеш рөхсәт ителмәгән урында су коену.

Сулыклар - сәламәтлек өчен иң яхшы ял урыны булудан тыш, бик зур хәвеф чыганагы да икәнлекне һәр­беребез яхшы белә. Ә менә хә­веф­сезлек кагыйдәләрен бик сирәк­ләр генә үти. Автомобильне яр читенә туктату, эч­кән килеш суга керү, ярамаган урында су коену, белмәгән җир­дә ярдан сикереп җәрә­хәтләнү һәм башкалар - кызганычка каршы, күпчелек нәкъ шундый киң каралган кагыйдә бозу очраклары зур фаҗи­галәрнең сәбәпчесе булып тора.

Исәннәрне кисәтү, аларны суда хәвефсезлек кагыйдәләрен мотлак үтәргә чакыру, шул рәвешле зур бәлаләрдән, фаҗи­галәрдән саклап калу - уртак бурычыбыз. Шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Эчкән килеш суга кермә - чыга алмассың! (+ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев