Эчә торган суны кем мәсхәрәли?
Сүз “Мутин” чишмәсе хакында.
–Безнең Ирмәш авылындагы чишмәбезгә Актанышның Агыйдел урамындагы яр буена түккән чүпләрнең пычрагы агып төшә. Инде кемнәргә генә мөрәҗәгать итеп карамадык, файдасы булмады. Ярдәм итегез, зинһар өчен, – дип шалтыратты Клара апа белән Әнәс абый. Әлеге хәлгә ачыклык кертергә теләп, без шунда юнәлдек.
Кечкенә генә Ирмәш авылында өч чишмә булып, аның суынннан авыл халкы гына түгел, актанышлылар да, үтеп-сүтеп йөрүчеләр дә файдалана. Чөнки суларын бик тәмле диләр. Чишмә яннары төзек, матур будкалар куелган.
Ә сүз “Мутин” чишмәсе хакында. Безне каршы алган Клара апа белән Әнәс абыйның бик нык борчылганлыклары йөзләренә үк чыккан.
–Ничек инде эчә торган суны шул тикле мәсхәрәләп була, –ди алар. Әлеге чишмә исә алар өчен бик кадерле булып чыкты. Чөнки ул 1972 елда Бөек Ватан сугышы инвалиды, әтисе Вагыйз абыйның инициативасы белән барлыкка килгән. Шуңа да, аның хөрмәтенә “Мутин” чишмәсе дип исем кушканнар.
1972 елга тикле авылда ике генә чишмә булган. Вагыйз абый саркып ятучы суны күреп, шуны чишмә итеп ясарга кирәк дигән тәкъдим белән чыга.
–Колхоз амбарыннан такталар алып кайтып, өйдә бурасын эшләде. Аннан соң, бураны тау астына алып менеп, чокып, аны урнаштырдык, торбасын суздык. Шуннан су ага башлады. Шулай итеп, өченче чишмә барлыкка килде. Халыкка да ошады. Шуннан ирләр җыелып менеп, будкасын эшләдек, – ди Әнәс абый.
Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы булып Мөдәрис абый Ханов эшләгәндә, аны аскарак төшергәннәр. Ә Лилия Хәйдәрова эшләгән вакытта торбаларын алыштыралар. Чишмәгә матур итеп будка ясаганнар. Шул рәвешле чишмә суы тау астындагы өч каптажга җыелып, авылдагы будкага килә.
–Ел саен шул чишмә тирәсендә яшәүчеләр бергәләп менеп, тирә-ягын җыештырып, чистартып торабыз. Кайбер елны хлор белән дезинфекция дә ясыйбыз.
Чүплекне үз күзебез белән күрергә теләп, Әнәс абый белән бергәләп, Агыйдел урамындагы яр буена килдек. Якынлашуга ук сасы ис борынга килеп бәрелде. Яр читенә якынлашуга чүплек тә күренде. Бирегә ни генә түкмәгәннәр: бакча чүбе дә, лапастан чыккан тирес тә бар. Әле күптән түгел генә түгелгәне күренеп тора, сасысына чыдый торган түгел. “Уф алла” арбасының тәгәрмәч эзләре дә ярылып ята.
–Менә күрдегезме? Инде ун еллап шушы хәл күзәтелә. Аны башка җирдән китереп түкмиләр. Шушы урамда яшәүчеләрнең эше бу, – ди Әнәс абый ачынып. – Алар түгә тора, чүпләр яр буенча каптажга таба шуып төшә. Яңгыр, сулары белән пычрагы шунда ага.
–Тиешле органнарга хәбәр итмәдегезме соң?
–Итмәгән кая? Район башлыгына да кердек. 2019 елда әлеге чүплекне бетертәбез дип җавап биргәннәр иде. Шуның белән шул.
Агыйдел урамы Актаныш авыл җирлегенә караганлыктан, Актаныш авыл җирлеге башлыгы Илһам Шәмсунов белән хәбәргә чыктык. Ул тиз арада безнең янга килеп җитте.
– Районда чүплекләр бетү дәрәҗәсендә. Чүпләр бер генә урынга түгелергә тиеш. Әмма шуңа карамастан, кайбер гражданнар чүпләрен агач арасына, яр кырыйларына түгүне кулаерак күрәләр. Бу табигатьне пычрату булып тора, кешеләрне дә бизәми. Агыйдел урамындагы яр кырыйлары да шул рәвешле чүпкә баткан. Әле теге атнада гына безнең хезмәткәрләр шушы урамның һәр өенә кереп, аларда яшәүчеләрдән ярга чүп түкмибез дип имзаларын алып йөрделәр. Әгәр чүп түккән очракта административ җавапчылыкка тартыласын да белделәр, – диде ул. – Шулай була торып та чүп түгүне дәвам иткәч, бу инде кешенең культурасызлыгын күрсәтә.
Әлеге урамда биш өй булып, аның өчесендә лапас юк. Димәк, алар мал-туар асрамый булып чыга. Лапаслары булган ике өй хуҗасы белән сөйләшергә теләп, берсенең капкасын кактык.
–Хәзер чүпләрне җыеп йөриләр бит. Мин шуларга чыгарам. Тиресемне бакчага, һәм ике күршенең бакчасына кертәм, – диде Тимергали Гыйләҗев.
–Чүпне кем түгә соң алайса? Үзегез түкмәсәгез дә, түгүчене күрәсездер бит. Кисәтү ясамыйсыз мени?
–Аны көндез китермиләр инде. Күргән юк бит.
–Сасы исе үзегезнең өегезгә кермиме соң? Янына гына балаларыгызга уен мәйданы эшләп куйгансыз, чәчәкләр утырткансыз. Шушы матурлык белән чүплекне янәшә куеп буламы?
–Ярый алайса, кем түккәнен күрсәм, хәбәр итәрмен, –дип ышандырды ул безне.
Ә икенче йортның ишеген ачучы булмады.
Кулдан тотмаган, бур түгел дигәндәй, чүпне кем түккәнен дә күрмичә торып, син дип төртеп күрсәтеп булмый. Илһам Шәмсунов моның буенча күреләчәк чараларның катгый булачагын хәбәр итте.
Әнәс абый исә әлеге чүплекне җыештыруны оештыруны үтенде.
–Әгәр шул көнне җыештырып, түгәбез дисез икән, без үзебез җыелып менеп, сезгә булышачакбыз. Аннан инде бу ярның башын тимер челтәр белән тотып куйганда, бәлки башка чүп түкмәсләр иде, – диде ул.
Заманында ярның бер кырыен агач коймалар белән тотып куйган булганнар инде. Әмма аның бик аз өлеше генә калган.
Хәзер ике авыл җирлеге башлыгы бер сүздә булып, әлеге чүплекне бетерү хәстәрен күрергә кирәк. Чүп түгүченең берсен тотып, катгый чара күрмичә торып, башкалары чүп түгүдән туктамаячак. Болай дәвам итсә, заманында Бөек Ватан сугышы ветераннары утырткан бу агачлыклар арасын чүп басып китәчәк. Янында гына уйнап үскән балалар да табигатьне пычратырга ярамаганын аңламаячак. Агыйдел урамында яшәүчеләр дә, әлеге язманы укып, бәлки үзләренә сабак алырлар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев