ДЕКАДА КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узачак чаралар
Татарстан Республикасы Актаныш Туган якны өйрәнү музеенда өлкәннәр ункөнлеге кысаларында түбәндәге чаралар узачак:
2 октябрь - "Акка кызыл белән" сөлге күргәзмәсен ачу,
3 октябрь - Пучы урта мәктәбенең ветеран укытучыларына багышланган "Мәктәбебез җәүһәрләре" исемле мәдәни чара,
4 октябрь - "Чишмә" колхозының элеккеге рәисе Хөсәенов Әхмәтсәви Хөсәен улының тууына 95 ел тулуга багышланган күргәзмәне ачу тантанасы,
8 октябрь - Пучы картлар һәм инвалидлар интернат - йортында яшәүчеләр өчен "Күңел җылың бүләк ит" мәдәни-күңел ачу чарасы,
9 октябрь - хатын-кызларга калфак тегү буенча мастер-класс,
10 октябрь -Сынчы, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Г.Тукай һәм М. Җәлил премияләре лауреаты Маликов Васил Малик улының тууына 95 ел тулуга багышланган "Рәссам тормышы" дип исемләнгән видеокүргәзмәлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев