Бу атнада Татарстанда сизелерлек җылыну булмаячак. ТР Гидрометереология үзәге бүген һава торышының салкынаюы һәм кырау төшү ихтималы турында кисәтте.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы "Татар-информ"га якын тәүлекләрдә республика антициклон йогынтысы астында булуын сөйләде. Явым-төшем көтелми. Киләсе төндә һаваның температурасы 1-6 градус җылы булачак, ә иңкүлектә урнашкан...
Бу атнада Татарстанда сизелерлек җылыну булмаячак. ТР Гидрометереология үзәге бүген һава торышының салкынаюы һәм кырау төшү ихтималы турында кисәтте.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы "Татар-информ"га якын тәүлекләрдә республика антициклон йогынтысы астында булуын сөйләде. Явым-төшем көтелми. Киләсе төндә һаваның температурасы 1-6 градус җылы булачак, ә иңкүлектә урнашкан туфракта минус 1 градуска кадәр салкын булып, кырау төшә ала. Максималь һава температурасы иртәгә көндез +13 тән +18 градус булыр дип билгеләнә.
"1 июньдә төнлә урыны белән яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Көндез төньяк-көнбатыш циклоны яңгыр, яшен һәм боз алып килергә мөмкин, урын белән көчле җил исәчәк. Төнлә минималь һава температурасы 6-11 градус, ә көндез - 18-23 җылылыкны тәшкил итәчәк. 2 июньдә дә яңгыр, яшел һәм көчле җил көтелә. Минималь һава температурасы төнлә 5-11 градус җылы булса, көндез иң югары температура булачак 15тән 20 градуска кадәр булачак", - дип өстәде Ирина Трущина.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ял көннәрендә республикада чагыштырмача суык булачак: көндез һава 11-16 градуска кадәр генә җылыначак. Вакыт-вакыт яңгыр булуы ихтимал.
"Бу атна дәвамында җылыну ягына таба кискен үзгәреш көтелми ", - диде бүлек башлыгы.
Нет комментариев