Бүген, Актанышның икенче урта мәктәп укучылары, Муса Җәлил иҗатына багышланган кичәдә катнашты
Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында экранда презентациядән слайдлардан күреп укыдылар, зур кызыксыну белән тыңладылар.
Батыр белән горурланабыз.
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Һәр милләтне үзенең асыл егетләре һәм кызлары аша таныйлар, хөрмәт итәләр, нәкъ шушы асыл затларының эш-гамәлләре аша бәя бирәләр. Димәк, һәр милләтнең исемен телгә алуга, ихтирам уята торган шәхесләре дә була. Татар халкы диюгә, дөньяга танылган татарның уллары-кызлары белән беррәттән М. Җәлил дә күз алдына килә.
Бүген без, Актанышның икенче урта мәктәбенең 1Г сыйныфында укучылар, китапхәнәдә шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштык. М. Җәлил безгә бәяләп бетермәслек рухи байлык калдырган шагыйрь. Аның иҗатын белмәгән, аның искиткеч көчле рухына сокланмаган кеше юктыр.
– М. Җәлил 1906 елнын 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килә. 6 яшьтән ук укырга керә. Бәләкәй чактан ук бик зирәк була. Ул рәсем ясарга, уйнарга бик ярата. Муса бик хәрәкәтчән була. Шулай матур гына яшәгәндә сугыш башлана. 1941 нче елда Муса фронтка китә. Ул каты яраланып, дошман кулына эләгә. Ул төрле төрмәләрдә җәфалана. Иң авыры Моабит төрмәсе була. Муса үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Ул узенең үткен кәламе белән дошманнарга каршы көрәшә. Төрмәдә ул “Вәхшәт”, “Ана бәйрәме”, “Кызыл ромашка” hәм башка бик күп шигырьләр яза.
М.Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы герое исеме бирелә. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры да Муса Җәлил исемен йөртә. Казан үзәгендә аңа һәйкәл куелган. Ул яшәгән фатирда музей ачылган, – дип таныштырдылар безне китапханәче апалар
Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында экранда презентациядән слайдлардан күреп укыдылар, зур кызыксыну белән тыңладылар. Актаныш балалар үзәк китапхәнәсе, Муса Җәлилнең тууына 114 ел уңаеннан, “Ромашкалар илендә” дигән исем астында конкурс игълан иткән иде. Укучылар бу бәйгедә бик теләп катнаштылар: Насыйпова Илина “Әтәч”, Саматова Фәүзия “Көз җитте”, Григорян Роза “Май” һәм Гареева Камилә “Кызыл ромашка” шигырьләрен яттан сөйләделәр.
Герой-шагыйрь иҗаты, үлемсез шигырьләре халкыбыз тормышында бүген дә популяр. Алар укучыларда якты һәм матур тойгылар тәрбияли. Кешеләрдәге hәм тормыштагы матурлыкны күрергә hәм шул матурлыкны сакларга чакыра.
Балаларга: “Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган каһарманнарыбызны зур хөрмәт белән искә алып яшик, М. Җәлил батырлыгын онытырга безнең хакыбыз юк”, – дип әйтәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев