Бездә “Актаныш таңнары” газетасына язылып бал-маскарадка билет отучылар кунакта булды
Декабрь аенда "Актаныш-таңнары" газетасына язылучылар арасында 5 билет уйнатачакбыз дип вәгъдә иткән идек.
Лотереяны "Актаныш-информ"ның инстаграм битендә туры эфирда күрсәтеп бардык. “Актаныш-информ” җитәкчесе Айнур Гыймадиев туры эфирда квитанцияләрен китергән абунәчеләрнең фамилияләре теркәлгән саннарны алды. Бәхетле абунәчеләребез- Әлфия Низамова (Актаныш), Илдус Закиров (Аеш), Фәния Садриева(Актаныш), Язилә Мингазова(Татар Суыксуы), Дания Абзаева(Куян).
Бүген Айнур Рәсим улы Яңа ел бүләге- бүген район мәдәният сараенда узачак бал-маскарадка билетларны хуҗаларына тапшырды. Аеш авылында яшәүче, озак еллар авыл җирлеген җитәкләгән Илдус Закиров журналистларны бәйрәм белән тәбрикләп, барлык билет отучылар исеменнән рәхмәт белдерде
- Соңгы 5 елда "Актаныш таңнары" уйнаткан лотерея уенында катнашам дип йөрдем, ләкин әле теге, әле бу сәбәп чыгып квитанцияне җибәрә алмадым. Быел бееренче тапкыр бәхетемне сынап карадым, һәм бәхет миңа елмайды!- дип, сөенече белән уртаклашты.
Хөрмәтле газета укучылар! Сезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз, Яңа елда да бергә булыйк, бердәм булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев