Балыкчының тамагы ач, дисәләр дә...
Июльнең икенче якшәмбесе балыкчылар көне буларак билгеләп үтелә. Хәер, балык тотарга яратучылар өчен елның барлык фасылы да бәйрәмгә тиңдер ул. Су буйларында кармак тоткан кечкенә балалардан алып, өлкән яшьтәгеләрне дә еш очратырга мөмкин. Ә бүгенге язмабыз балыкчы һөнәрен сайлаучылар хакында
Алар белән очрашу өчен без Татар Ямалысы авылына юл тоттык. Чөнки 2005 елда оешкан “Нептун” ҖЧҖ шунда урнашкан.
Иксез-чиксез киңлекләргә сузылып җәйрәп ятучы Агыйдел елгасы өстендә кояш нурлары уйный. Халык бирегә ял итәргә, су керергә, көймәдә йөзәргә, кармак белән балык тотарга килә. Ә балыкчыларның эш урыны ул. Таң беленер-беленмәс алар ау сала, шул ауларны карый. Кыскасы, халыкны яңа тотылган балыклар белән тәэмин итү өчен көчләрен куя.
– Безнең участокка Актаныш белән Башкортстан чигендәге Сөн тамагыннан алып, Минзәлә янындагы Кама елгасының Телегин утравына тикле булган сулыклар карый, – дип таныштырды җәмгыять директоры Денис Хәсәнов.
Җәмгыятьтә барысы 18 бригада балык тоту белән шөгыльләнә. Актанышта –ике, Татар Ямалысында – өч, калганнары Башкортстанда, Удмуртиядә урнашкан.
– Балыкны ашавы гына җиңел, ә эше бик күп аның. Яз көне балыкларга уылдык чәчү өчен урыннар көйлибез. Кышын тынчый башлаган суларны ачабыз. Көн саен ау салабыз. Тоткан балыкны сатуга чыгарабыз, – ди Денис.
Коронавирус пандемиясе аларның да эшенә күпмедер комачаулык тудырган. Сату азайган. Шуның өчен ауларны ихтияҗдан чыгып кына салалар. Яңа тотылган балыклар Актаныштагы “Алтын балык” кибетендә сатыла. Балык тотарга, ял итәргә килүчеләр дә сатып ала, диделәр.
Әлеге сулыкларда балыкның барлык төре дә бар. Квотада каралган 14 төр балык тоталар алар. Һәрберсенең вакыты билгеле, дип елмайдылар. Илсур Галләмов һәм Булат Авзалов бригадасы белән бергәләп без дә ауны караганнарын күзәттек. 70 әр метр озынлыктагы ауларны алар ипләп кенә өскә күтәрделәр. Ауга ияреп чыккан балыкларны күргәч, егетләрнең күңелләре күтәрелеп китте. Чөнки ауның берсен җитезрәк ял итүчеләр караган булып чыкты.
–Балык тотарга кечкенә вакыттан бирле яратам. Әнкәйләрнең челтәре белән балык сөзгән вакытлар әле дә истә, – дип елмайды Илсур Галләмов. Денис белән бергәләп шушы оешманы ачкач, ныклап шөгыльләнә башладым. Балык тоту кәрт уены белән бер. Төрле һава шартларында да суга чыгабыз. Буш кайткан вакытлар да була. Шулай да, зарланмыйбыз. Барлык балыкчыларны да бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Суларда бәла-казаларга очрамасыннар, исән-имин булсыннар.
– Үзем Гәрәй авылыннан булсам да, армиядән кайткач, Ямалыга килеп төпләндем. Илсур баҗай белән шушында эшли башладым. Вакытым булганда кармак белән дә балык тотарга яратам. Көнгә ике-өч тапкыр суга чыгабыз. Җәйге эссе көннәрдә бер генә тапкыр була. Чөнки мондый кызуда ауны күп салмыйбыз. Бәйрәмебез котлы булсын. Суларда исән-имин йөрергә язсын, бигрәк тә язгы-көзге айларда, – ди Булат Авзалов.
– Бер бригадада ике кеше, өч булганы да бар. Гаиләләре белән эшләүчеләр дә шактый. Утрауларда яшәп, эшләүчеләр, нигездә гаиләләре белән хезмәт куя. Чөнки гаиләгә күпмедер керем кертү өчен мөмкинлек бит ул, – ди Денис. – Мөмкинлектән файдаланып, хезмәттәшләремне балык сәнәгате хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм. Саулык-сәламәтлек, гаиләләренә иминлек телим.
Бу көнне Илсур Галләмов үзенең 50 яшьлек юбилеен дә каршы ала. Аны икеләтә бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сулыклар балыктан өзелмәсен, балыкчыларның кармаклары, аулары сулардан буш чыкмасын дип телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев