Балык Бистәсендә яшәүче күпбалалы ана балаларга мәктәпкә әзерләнү өчен пособие акчаларына Сочига ялга киткән
Хәтта бу хакта Сочи-курорт шәһәренең җирле социаль челтәрләрендә кайнар фикер алышу бара.
Уку елы алдыннан балаларга мәктәп кирәк-яраклары алырга һәм инвалид бала өчен пособие акчаларын да кушып хатын-кыз 60 мең сум ала.
Ләкин, бу акчаларга 34 яшьлек хатын балаларын өйдә калдырып Сочига ял итәргә китә.
Хатын-кызның туганнары бу хәлне полициягә хәбәр итә - хәзер ана кешене суд приставлары эзли.
Хокук саклау органнары вәкилләре билгеләп үткәнчә, элегрәк хатын-кызның коммуналь түләүләрне түләүдә берничә тапкыр бурычы булган, шулай ук биш төрле банкта формальләштерелгән кредитлары бар һәм бурычларын суд карары белән генә үтәгән.
https://vk.com/wall-160225403_202308
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев