Айдар Хафиз вафат
Күренекле актерга 77 яшь иде.
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз вафат. Мәгълүматны Камал театры раслады.
Айдар Хафиз хастаханәдә реанимациядә ята иде. Бүген йөрәге тибүдән туктаган. Күренекле актерга 77 яшь иде.
Айдар Хафизов 1943 елның 20 маенда Татарстанның Питрәч районы Күн авылында туа. 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемендәге театр) артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында. Төрле яшьтәге һәм характердагы образлар иҗат итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев