Алтын туегыз белән!
Актаныш авылында яшәүче ФЛҮСӘ һәм ДӘНИФ БӘХТИЕВЛӘР 23 декабрь көнне алтын туйларын каршы ала. Моннан нәкъ 50 ел элек кавышкан парларның гомер юлы яңа Актаныш авылының төзелүе, үсеше белән бергә узган. Шуңа да алар замандашлары кебек үк шәһәргә әйләнеп баручы авылның сулышы, тормышы белән яшиләр.
Флүсә апа белән Дәниф абыйны данлыклы май заводы очраштыра. Әйе, Актанышта май заводы дигән сәнәгать оешмасы булган, бүгенге яшьләр генә түгел, без дә хәтерләмибез инде аны. Бик күпләр өчен эш урыны, ә Актаныш халкын сыйфатлы, экологик чиста май белән тәэмин иткән әлеге завод.
Илчебай авылының эшкә батыр, тәвәккәл кызы Флүсәне бер күрүдә ошата Дәниф. Көн саен авылдан Актанышка 7 чакрым җәяү йөреп эшли лаборант Флүсә. Аның өчен бу юлларны тәпиләп узуның бер кыенлыгы юк. Абыйсы Рәшит, апалары Рәсимә, Глүсәдән соң туган төпчек кыз әнисе Әминәне җиренә җиткереп тәрбияләүне үзенең бурычы дип саный. Өстәвенә чирдән арына алмый газизе. Әмма тынгысыз тормыш аркасында беркайчан да соңга калганы юк кызның, эш урынына килеп тә керә, җитез генә май заводына тапшырылган сөтләрне тикшерә, җитештерелгән продукциягә дә лаборант кыз беренче булып бәя бирә. Саннарда ялгышмый, нәтиҗәләре һәрчак хезмәттәшләренеке белән чагышып тора. Шуңа коллективта бик тиз ышаныч яулый.
Май заводы мичен һәрвакыт дөрләтеп торучы Дәнифнең күзеннән мондый булдыклы кыз читтә каламы? Ул үзе дә яшьли тормыш камытын кия. Ялгышмый егет, сөйгәне белән кавышканнан соң Актаныш төзелеше башланганда бирелгән торак йортлары-будкада гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Беркемнән берни таләп итмичә, алны-ялны белми эшлиләр. Саз ерып йөрүләр, юлсызлык- шул да булдымы борчылыр сәбәп? Актанышның нигезен төзүчеләр барысы да бер иш, ялкынлы өндәмәләр, бер-береңә булышу, арка терәге булу- шул вакыттагы дуслар һаман да бергә, сагынып сөйләр истәлекләр җитәрлек.
Кызлары Миләүшә тугач, Дәниф белән Флүсә май заводы ишек алдындагы баракка күченәләр. Флүсә апа әзерләүләр конторасына эшли башлый, лаеклы ялга чыкканчы эшкәртүче дә, склад мөдире дә булып хезмәт куя. “Хезмәт ветераны” исеме дә шушы елларда башкарылган тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Ә Дәниф абый май заводына гомере буе тугры кала, ябылганчы биредә эшли.
Кызлардан уңа Бәхтиевләр. Уртанчы кызлары Нәфисәдән соң Алсуны алып кайталар, Киров урамындагы яңа, иркен, матур йортта тормыш гөрләп тора. Күршеләреннән дә уңдылар, уң яктагы Әлфия белән Дилшат, сул яктагы Әнисә белән Дамир, күптән түгел күчеп килгән Зөфәрләр белән хәл белешмәгән көннәре юк. Бер-берләренә булышып, киңәш- табыш итеп матур яшәп ятышлары. Балаларны кияүгә бирү, өйләндерүдә күршеләрдән, туганнарның ярдәменнән башка буламы?
Аллага шөкер, кызлар үзләренә тиң ярларын табып, оныклар белән сөендерде Флүсә апа белән Дәниф абыйны. Олы кызлары Миләүшә Актанышның икенче мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә, һөнәри бәйгеләрдә гел җиңүләр яулый. Ире Дилфас белән Рушан һәм Динар исемле уллар үстерәләр. Нәфисә тормыш иптәше Фаил белән эшмәкәрләр, кызлары Рената да әти-әнисе юлыннан китмәкче. Кече кызлары Алсу Актанышта, хисапчы булып эшли, ире Ленар белән Динараны тәрбияләп үстерәләр. Динара әбекәй белән бабыкайлы балачакның алтын җимеше. Мәктәптән кайтышлый ук Киров урамындагы төп йортка керә, ярышларга , бәйгеләргә йөртүче дә бабыкае Дәниф аның.
Бу кунакчыл йорттан һичкайчан кеше өзелми, элек-электән шулай булды, туып-үскән гаиләдә икесе дә төпчекләр бит, ике якның да туганнары шушы йортка җыела, шатлык та, борчу да уртак, Дәниф абыйның әти-әнисен, Флүсә апаның әнекәен дә карап, хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар.
Тагын бер матур гадәт бар бу гаиләдә: иртә яздан кар төшкәнчегә кадәр урман-болыннардан кайтып кермиләр. Сәламәтлеге белән бәйле рәвештә Флүсә апа кышын урамга чыга алмый, һәр язны ул тыны-көне белән өзелеп көтеп ала. Туган якның бай табигате күңеленә дә, тәненә дә шифа Флүсә апаның. Дәниф абыйның техникасы әзер, Флүсәсен утырта да җаннары теләгән якка юл алалар. Файдалы үләннәр, җиләк-җимеш, бөрлегән, шомырт, балан, гөмбә- бу нигъмәтләрне белеп җыярга да, эшкәртергә дә үлеп яраталар алар. Башкаларны да үз артларыннан ияртеп табигатькә алып чыгалар, үзләре белгәнне өйрәтеп, күчтәнәчләре белән озаталар. Әле ишек алдын тутырып иллешәр баш кош-корт, күркә, үрдәк асраулары да аларның бик тә хезмәт сөючән, иренмәс җаннар икәнлеге турында сөйли.
Менә шулай гап-гади, әмма гамьле, ямьле тормыш белән ярты гасыр гомерләре бергә узып бара Бәхтиевләрнең. Киләчәктә дә татар халкының кунакчыллык, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын югалтмыйча, барына шөкер итеп яшәүне алга куеп, тату гомер кичерергә язсын сезгә, хөрмәтле Дәниф абый, Флүсә апа! Алтын туегыз котлы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев