АКТАНЫШЫМ- АК ИЛЕМ! АК ИЛЕМДӘ- АК КӨНЕМ!
Актанышым — ак илем (җыр сүзләре) Рәис Нәгыймов көе, Эльмира Шәрифуллина сүзләре
Актанышым — ак илем,
Ак илемдә — ак көнем.
Илдә-көндә, тирә-юньдә
Шөһрәт казанган җирем.
Актанышым — ак иделем.
Канат чыгарган җирем.
Еллар буйлап күп йөредем,
Тапмадым сиңа тиңен.
Актанышым — ак илем,
Ак илемдә — ак көнем.
Мәрхәмәтле кочагыңда
Оятлы булмас йөзем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев