Татарстанның атказанган терлекчесе Хөснимәрдән Галимәрдәнов шушы көннәрдә 90 яшьлек олуг гомер бәйрәмен каршылады. Киров авылында яшәүче юбилярны котларга район җитәкчелеге, җирлектәге җитәкчеләр һәм балалары бергә җыелдылар. Яшел чирәмле ишегалды, киереп ачып куелган капкалар, ачык йөз белән елмаеп каршы алулар бу нигездә киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә ишарәли. Бакча нигъмәтләре сыгылып...
Татарстанның атказанган терлекчесе Хөснимәрдән Галимәрдәнов шушы көннәрдә 90 яшьлек олуг гомер бәйрәмен каршылады. Киров авылында яшәүче юбилярны котларга район җитәкчелеге, җирлектәге җитәкчеләр һәм балалары бергә җыелдылар. Яшел чирәмле ишегалды, киереп ачып куелган капкалар, ачык йөз белән елмаеп каршы алулар бу нигездә киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр яшәвенә ишарәли. Бакча нигъмәтләре сыгылып тора, өлгереп килүче җиләк-җимешләр үзенә ымсындыра. Уңган кешеләрнең генә бакчалары шулай караулы, җимешле була. Олы яшькә җитүләренә карамастан, Галимәрдәновлар аны гөлбакча итеп тоталар. Тормышлары гына түгел, күңелләре дә гүзәллек белән тулы булганга, күрәсең, яшәешләре дә нур чәчә.
Хөснимәрдән Галимәрдәновны олылап, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәев, Киров авыл җирлеге башлыгы Айваз Гафуров, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе Илфак Гаянов котларга килделәр һәм һәрберсе аның олуг шәхес булуына басым ясадылар.
- Сез безнең районда абруйлы, ихтирамга лаеклы кеше. Озак еллар терлекчелектә эшләп, хуҗалыкның, районның авыл хуҗалыгындагы үсешенә зур өлеш керттегез, - диде Айдар Рәфгать улы.
Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын укып, юбилярга тапшырды. Район башлыгы Фаил Камаевның да котлау-бүләкләрен, изге теләкләргә төреп, Хөснимәрдән агага ирештерде.
- Нәгыймә апа белән озын, тигез, тыныч тормыш телибез, балаларыгызның, оныкларыгызның җан җылысын тоеп, безне һәрвакыт шатландырып торыгыз, - диде.
Айваз Гафуров та, җирлекнең һәрбер кешесен биш бармагыдай яхшы белгән җитәкче буларак, юбилярның тирән хөрмәткә лаеклы икәнлеген ассызыклады:
- Чынлап та, Сез - авылда иң авторитетлы кешеләрнең берсе. Шушы җирлектә намуслы хезмәт куйдыгыз, бик зур рәхмәт. Балаларыгыз да бик яхшы кешеләр, аларны да бөтен авыл халкы хөрмәт итә, - диде ул.
Хөснимәрдән Галимәрдәновны авылның тере тарихы, дип бәяләделәр җирлектән котларга килүчеләр.
- Без үткәнебезне барлау, тарихыбызны яңарту юнәлешендә нинди генә сорау булса да, иң элек Сезгә мөрәҗәгать итәбез. Киләчәктә дә безне - күршеләрегезне, авылдашларыгызны сөендереп яшәргә язсын, - дип, авылны яратып, аның киләчәген кайгыртып яшәүче актив кызлар бик матур җыр бүләк иттеләр.
Илфак Гаянов исә агрофирма эшчәнлеген алып баруда Хөснимәрдән Галимәрдәновның хезмәт тәҗрибәсенә таянуларын искәртеп узды, шул ук вакытта аның динебезне, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен саклап калуга керткән өлешенә дә тукталды:
- Сез эшләгәндә хуҗалык Киров исемендәге совхоз дип атала иде, хәзер ул "Актаныш" агрофирмасы исемен йөртә. Хөснимәрдән ага белән аралашып торабыз, ул киңәшләрен бирә. Төрле чараларда бергә катнашабыз, дини бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Хуҗалык эше дәвам итә, гөрли, сездән алган эстафетаны алга алып барырга тырышабыз, - диде.
Хөснимәрдән Галимәрдән улының балачагы авыр елларга туры килә. Ятимлек ачысын татыган. 1927 елның 26 июлендә Сәфәр авылында дөньяга килә. 2 яшеннән әнисез кала. Үги әни белән 7 бала үсәләр. Тормыш арбасына бәләкәйдән җигелеп, әкренләп-әкренләп аякка басканнар. Сугышка кадәр ул Сәфәр авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый, аннары Кировка күчеп киләләр. Унынчыны кичке мәктәптә укып тәмамлый. Өстәмә белемнәр үзләштереп, Киров совхозы оешканнан алып, хезмәт елларын шуңа багышлый. Күп еллар совхозда идарәче, лаеклы ялга чыкканчы соңгы 15-16 елын терлекчелек тармагында бригадир булып эшли. Бик тынгысыз, тырыш-чырыш һәм нык кеше була ул. Эшкә ат җигеп йөри, аты тиргә батып кайта, икенче атны җигеп чыгып китә. Киров исемендәге совхоз районда иң зур хуҗалыкларның берсе иде. Олыимән, Усы, Айман авыллары - барысы да бер совхозга кергән вакытлар. Максатчанлыгы, яшьтән үк һәр эшкә зур җаваплылык тоеп алынуы аның балаларына да күчә.
Тормыш иптәше Нәгыймә Шәрхемулла кызы - Югары Яхшый авылыннан. Ул да гомере буе диярлек терлекчелектә хезмәт куя. Гаилә корып бергә яши башлауларына 65 елдан артык. 3 бала тәрбияләп үстерәләр, оныклары җиде, оныкчыклары бишәү.
Бер оныкның туган көне дәү әтисе белән бер вакытка туры килгән. Оныкчыгы да шушы көндә дөньяга килергә дип аваз салган.
Балаларының барысы да югары белемле. Кайда гына хезмәт куйсалар да, нык ихтыярлы, максатларына ирешүчән булып, коллективларында хөрмәт казаналар.
Олы кызлары Нәфисә апаны хезмәттәшебез буларак бик яхшы беләбез. Мөхәррияттә, радиода эшләгән вакытларында аның тынгысызлыгы, җаваплылыгы һәрберебезгә үрнәк иде. Мәдәният институтын тәмамлаган белгечлеге буенча баштагы елларда район авылларының мәдәният дөньясында кайнаган кеше ул. Китапханәдә дә, балалар бакчасында да эшләргә туры килгән. Кыскасы, кайсы авылга бергәләп барып чыгарга туры килсә дә, Нәфисә апаны колач җәеп, кочаклап каршы алганнарын күреп сокланып карап тордык. Һич аңламассың, барысы да аны авылдашыбыз диләр.
Галимәрдәновларның олы уллары Азат Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, әтисе кебек үк мәртәбәле шәхес. Республиканың бик күп районнарында агроном, җитәкче урыннарда эшләгән. Соңгы вакытта гаиләсе белән Казанда яши.
Төпчек уллары Марат та гаиләсе белән башкалада гомер итә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика бүлеген тәмамлаган, ул да республиканың байтак кына хуҗалыгында хезмәт куйган.
Ара ерак, дип тормыйлар, балаларның барысы да авылга еш кайталар. Актанышта яшәүче кызлары белән кияүләренә бу юлны ешрак таптарга туры килә. Тик бер дә авырсынмыйлар, киресенчә, әти-әниләренең тигезлектә яшәүләренә, исән-имин булуларына сөенечләре зур.
- Без бу бәйрәмне бик нык көтеп алдык. Аллага шөкер, бүген таңнар хәере белән атты, иртәнге сәгать белән күзне ачуга әтиебез белән әниебезне янәшәбездә күрү - чынлап та, олы бәхет ул. Аларга хәерле гомерләр, бәрәкәтле тормышлар, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын, - дип, балалары, оныклары-оныкчыклары исеменнән котлауларын әтисенә кызы Нәфисә Шәрипова җиткерде.
Алар үзләре дә бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәүче тату гаилә бәхетенә куанып яшиләр. Фикерләре дә гел тәңгәл килеп тора сыман: берсе фикер әйтә башласа, икенчесе аны өтер-ноктасына кадәр җөпләп куя.
- Шушы гаиләгә килеп кушылганыма 40 елдан артык вакыт үтте, - дип, шундук сүзгә кушылды Нәфисә апаның тормыш иптәше Дәниф Шәрипов. - Бабай безгә һәрвакытта да үрнәк булды, булышып торды, бүген дә ярдәменнән ташламый. Алдагы көннәрдә дә бабай белән әбигә ныклык, сәламәтлек, әбинең бабай канаты астында булып, бер-берсенең җылысын тоеп, барча якыннарының игелекләрен күреп яшәүләрен телибез.
Язмамның бер өлеше китек булыр иде, әгәр оныкчыклары Азалиянең тәмләп сөйләгән сүзләрен китермәсәм.
- Мин - бабыкайның иң олы оныкчыгы. Бабыкайны бик яратам, аңа 90 яшь булса да ул бакчада яшелчәләр үстерә. Әлмәндәр карт кебек тырыш, тормыш яратучан.
Киләчәкнең башы бүгенгедә,
Нинди шатлык картлык көнеңдә.
Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
Матур итеп туган телендә.
Шәһәрдә яшәп, дәү әниләре-дәү әтиләре, карт әбиләре- карт бабайлары янына кайтырга ашкынып торучы һәм ана телен, авыл моңын кечкенәдән белеп үскән, онытмаган оныкларның-оныкчыкларның изге теләкләре - юбилей көнендә, мөгаен, иң зур бүләктер ул.
Нет комментариев