30 градуска кадәр салкыннар көтелә
30 декабрьгә каршы төндә һәм иртән республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә бераз кар яварга мөмкин һәм аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә- тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән төбәкнең кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Һава температурасы -23 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда -30 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.
Көндез һава температурасы -8... -13 градус, ә көнчыгыш районнарда -18 градус булачак. Синоптиклар юлларда бозлавык хасил булачак дип кисәтә.
Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көньяктан, уртача тизлектә исәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев