Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

30 август – Татарстан Республикасы көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! 1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Узган ел бездә уздырылган Бөтендөнья Җәйге Универсиада...

Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм!
1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән-көн үсеш алганын, республикабызның Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Узган ел бездә уздырылган Бөтендөнья Җәйге Универсиада Казанның дөньякүләм дәрәҗәсен арттырды. Инновацион яңалыклар тормышыбызга кыю төстә үтеп керә.
Шунысы куанычлы: кешеләр арасындагы яхшы мөгамәлә сакланып калды. Милли үзенчәлекләрнең һәм әхлакның кыйммәте арта. Иҗтимагый-сәяси тотрыклылык һәм милләтара татулык хөкем сөрә.
Россия һәм республика күләмендә гамәлгә ашкан программалар республикабызның, шул исәптән районыбызның социаль-икътисадый мәсьәләләрен хәл итүгә этәргеч ясый. Райондашларыбыз бу программалардан файдаланып, тормыш-көнкүрешләрен язшыртуга ирешәләр. Яшь буынны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп күрергә телибез, моның өчен барлык мөмкинлекләр тудырыла.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгына игътибар артты. Актанышлылар, гадәттәгечә, хезмәттә сынатмыйлар. Авыл хуҗалыгындамы, башка тармактамы - кайда гына эшләсәләр дә, тырышып хезмәт куялар. Шушы фидакарьлекләрегез өчен сезгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм һәм бәйрәм белән котлыйм.
Республика көне һәрбер гаиләгә шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Сау-сәламәт булып, күтәренке күңел белән, бәхетле-мул тормышта яшәвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев