22 миллион сумлык аферада шикләнелүче Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрен эшеннән азат иткәннәр
Татарстанда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрен 22 миллион сумлык мошенниклык оештыруда гаеплиләр.
Федераль антимонополия хезмәте мәгълүматлары буенча, министрлык хезмәткәре шлемнар һәм компьютерлар белән тәэмин итүгә багышланган аукционда катнашу өчен үз танышларын җәлеп иткән. 2019 елда министрлык бердәнбер сатып алу катнашучысы белән 13 млн. сумга дәүләт контрактын төзегән.
Бу дәүләт контракты белән Татарстан монополиягә каршы федераль хезмәт кызыксынган. Хәзерге вакытта монополиягә каршы көрәш хезмәткәрләре әлеге эшне тикшерә.
«Хокук саклау органнары белән берлектә, министрлыкның сатып алу эшчәнлеге белән шөгыльләнүче аерым вазыйфаи затларының аукционга үзләренең «дусларын» җәлеп итүе ачыкланды, алар бу аукционда отсын өчен, берничә аффилирацияләнгән компания булдырган, - дип аңлатма бирә Федераль антимонополия хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов. - Хәзер бу фактлар тикшерелә. Әгәр гаеп исбатланса, эш җинаять яссылыгына күчәчәк»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев