2021 елда Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре календарен әзерләде.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре календарен әзерләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
2021 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре:
14 гыйнвар — 1 җөмәдәл-ахыр
13 февраль — 1 Раҗәб
18 февральдән 19ына каршы төн (6 Раҗәбтән 7 Раҗәбкә) — Рәгаиб кичәсе
10 марттан 11енә каршы төн (26 Раҗәбтән 27 Раҗәбкә) — Мигъраҗ
14 март — 1 шәгъбан
27 марттан 28енә каршы төн (14 шәгъбаннан 15 шәгъбанга) — Бәраәт кичәсе
13 апрель (1 Рамазан) — Рамазан ае башлана
8 майдан 9ына каршы төн (26 Рамазаннан 27 Рамазанга) — Кадер кичәсе
13 май (1 шәүвәл) — Ураза гаете
11 июнь — 1 Зөлкагдә
11 июль — 1 Зөлхиҗҗә
19 июль (9 Зөлхиҗҗә) — Гарәфә көне
20 июль (10 Зөлхиҗҗә) — Корбан бәйрәме
19,20,21,22,23 июль (9,10,11,12,13 Зөлхиҗҗә) — Тәкбир әт-Тәшрик көннәре
9 август (1 Мөхәррәм) — Һиҗри буенча 1443 ел башлану
18 август (10 Мөхәррәм) — Гашүрә көне
8 сентябрь — 1 сафәр
7 октябрь — 1 рабигыль-әүвәл
17 октябрьдән 18енә каршы төн (11 рабигыль-әүвәлдән 12 рабигыль-әүвәлгә) — Мәүлид Ән-Нәби
6 ноябрь — 1 рабигыль-ахыр
5 декабрь — 1 җөмәдәл-әүвәл
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев