Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

1 нче номерлы “Умырзая” балалар бакчасында» “Яшел ут” район конкурсының финалы булып узды.

«Яшел ут» конкурсы ике елга бер тапкыр үткәрелә, ул балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм балаларда юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелә.

Жюри әгъзалары конкурс документациясенең таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерделәр, балалар белән дәрес фрагментларын да карадылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында җиңүчеләр билгеләнде:
1 урын- “Яңа Әлем балалар бакчасы”;
2 урын-“Киров балалар бакчасы”;
3 урын-“Әтәс балалар бакчасы”, “Тат-Суксы балалар бакчасы”;
Конкурс нәтиҗәләре буенча район үзәгендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында җиңүчеләр билгеләнде:
1 урын- “Каенкай” балалар бакчасы
2 урын-“Ромашка” балалар бакчасы, “Алтынчәч” балалар бакчасы;
3 урын-“Умырзая” балалар бакчасы;
Авыл мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында  конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә:
1 урын-Мохтарова Гульчачак Ромелевна -   «Такталачык балалар бакчасы” ; 
2 урын – Аглямова Розалия Хамитовна – «Яңа Әлем балалар бакчасы»; 
3 урын – Галина Лилия Камилевна – «Пучы балалар бакчасы». 
Актаныш районы үзәгендәге мәктәпкәчә белем бирү учакларындагы тәрбиячеләр арасында җиңүчеләр билгеләнде:
1 урын - Асылова Дильбар Мударисовна -  «Алтынчэч» балалар бакчасы;
2 урын–Шарапова Фарсия Фагимовна –“Умырзая» балалар бакчасы, Мирзагитова Гульсия Рисуновна -  «Каенкай» балалар бакчасы;
3 урын- Гибадуллина Разиля Марселевна – «Ромашка» балалар бакчасы. 
«Иң яхшы балалар бакчасы» һәм «Иң яхшы тәрбияче» категорияләрендә 1 урын алган җиңүчеләребез «Яшел ут " республика конкурсында район данын яклаячак. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
«Яшел ут-2020" район конкурсын оештыручылар-Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының «Мәгариф идарәсе», ТР Эчке эшләр министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Яр Чаллы шәһәре “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” территориаль идарәсенең Актаныш районы профилактика бүлеге, барлык катнашкан  мәктәпкәчә белем бирү учакларына һәм тәрбиячеләргә, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау, балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча чаралар үткәрүдә актив катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев