ЮБИЛЕЙ БҮЛӘКЛӘРЕ: Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернат хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатның 10 еллык юбилеенда укытучылар һәм техник хезмәткәрләргә район башлыгы Энгель Фәттахов мактау билгеләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Татарстан Республикасының “Мактаулы остаз” билгесе белән гимназиянең математика укытучысы Вәлиева Земфия Гыйльфан кызы,
Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән гимназиянең инглиз теле укытучысы Ганиева Фәйрүзә Филарис кызы; гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы; гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаил кызы бүләкләнде.
Район Башлыгының Мактау грамотасына гимназия пешекчесе Зиязетдинова Тәнзилә Минкаен кызы, гимназиянең шәфкать туташы Насыриева Раушания Илгизәр кызы лаек булды.
Район Башлыгының Рәхмәт Хаты белән гимназиянең техник хезмәткәре Сәетова Кәүсәрия Налислам кызы, гимназия тәрбиячесе Хаҗиева Алсу Фазлетдин кызы,гимназия тәрбиячесе Мәннапова Дилия Назыйф кызы, гимназиянең техник хезмәткәре Әхмәтхуҗина Резидә Әслах кызы, гимназиянең техник хезмәткәре Хәсәнова Гөлнара Флүс кызы хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев