"Йолдызлык-2022" фестивалендә "Ромашка", "Каенкай" һәм Пучы балалар бакчалары җиңүче
"Йолдызлык-2022" республика фестиваленең район турында 2 меңнән артык бала катнашты.
Бүген авыл җирлекләрендәге һәм район балалар бакчалары коллективлары үзләренең җыр- биюгә, нәфис сүзгә сәләтләрен күрсәтте.
Аерым катнашучылар һәм коллективлар арасында I, II, III дәрәҗә лауреатлар бүләкләнде.
Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова җиңүчеләргә дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Авыл балалар бакчалары арасында I урынга Пучы, II урынга Киров, III урынга Яңа Әлем балалар бакчалары лаек булды.
Район үзәге балалар бакчалары арасында I урын "Ромашка", "Каенкай" II урын "Тылсым", "Алтынчәч", "Каенкай", III урын "Умырзая" балалар бакчасына бирелде.
Кәзкәй һәм район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчалары уңышлы чыгыш ясаучы буларак хөрмәтләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев