Укытучы һәм табибларның хезмәт хакы артачак
Киләчәктә ел саен хезмәт хакы 6,6%ка арттырылып барачак.
Хөкүмәт укытучыларга һәм табибларга хезмәт хакын ел саен 5-6 процентка арттыру тәкъдиме белән чыкты.
Бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру өчен тотыласы чыгымнар 2019-2021 ел федераль бюджет планына кертелгән. Киләчәктә ел саен хезмәт хакы 6,6%ка арттырылып барачак.
Депутаталар 2019 елның 1 гыйнварыннан ел саен минималь хезмәт хакы күләмен арттыру тәкъдиме белән дә чыктылар.
чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/ukytuchy-m-tabiblarny-khezmt-khaky-artachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев