Тәрбия берьяклы гына була алмый
Ата-аналар балаларын тәрбияләгәндә төрле кыенлыкларга очрарга мөмкиннәр. Белем бирү оешмалары белән гаилә арасындагы бәйләнешне ныгытуда ата-аналар комитеты зур роль уйный.
Ата-аналар белән эш итүдә сыйныф җитәкчесе, мәктәп администрациясе, башка укытучы – педагоглар катнаша. Ата-аналар җыелышында ата-аналар коллективы тормышының проблемалары, укучыларның белеме, тәртибе, төрле сорауларга
җаваплар карала. Ата-ананы мәктәпкә чакыру да ата-аналар комитеты эшчәнлегенең бер өлеше булып тора.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 213/20 санлы боерыгы нигезендә 2020 елның 12 февралендә Республика ата-аналар советы оеша. Җитәкчесе итеп, Наталья Фролова сайлана. Шул ук елның 6 октябрендә Актаныш районы ата-аналар комитеты оештырыла. Комитет рәисе итеп, Лилия Шәйхразыева билгеләнә һәм зур җаваплылык белән эшли.
Республика күләмендә ата-
аналар өчен төрле темаларга вебинарлар, супервизияләр үткәрелү – күп сорауларга җавап табарга ярдәм итте. Түбән Кама, Чистай, Лаеш шәһәрләрендә узган республикакүләм семинарлар файдалы булды.
В.А.Дергунов “Ата-аналар бердәмлеге. Фәрештәләр” дип исемләнгән проекты кысаларында ата-аналар һәм балалар белән бергә катнашу өчен үзенең акцияләрен тәкъдим итте. “Гаилә чемоданы” бәйгесендә Татар Ямалыдан Нургалиевлар – җиңүче, “Гаилә байлыклары һәм йолалары”нда гуманитар гимназия-интернат укучысы Илдан Лотфуллин I урынга, “Бабам остаханәсе”ндә Чалманарат мәктәбеннән Самат Фәррахов III урынга, “Әбием серләре”ндә шулай ук Самат Фәррахов II урынга, Мари Суыксу мәктәбеннән Марианна Суарметова III урынга, “Гаилә кичләре”ндә Татар Ямалыдан Нургалиевлар I урынга, Актаныш кадет-интернат мәктәбеннән Карина Бикбова III урынга лаек булдылар.
Эльвира Миргалимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев