Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Сәләтсез балалар булмый

Чәршәмбе көнне район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов, урынбасарлары, мәктәп директорлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнашты. Уку елын - яңа мәктәптә Пленар утырыш...

Чәршәмбе көнне район мәдәният йорты бинасында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар өлеше үткәрелде. Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов, урынбасарлары, мәктәп директорлары, оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Уку елын - яңа мәктәптә
Пленар утырыш башланганчы Энгель Фәттахов Меңнәр мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң ачуда катнашты.
Безнең дә башка укучылар кебек матур биналарда укыр көннәребез булыр микән дип хыялланган балаларның хыяллары чынга ашты. Үзе дә шушы мәктәптә белем алган Энгель Нәвап улы ярдәме белән Меңнәр мәктәбе капиталь төзекләндерү программасына кертелде. Алмаз Мортазин җитәкчелегендәге "Стройком" оешмасы егетләре озакка сузмыйча эшкә керештеләр. Мәктәпнең түбәсен яптылар, тәрәзәләрен, идәннәрен алыштырдылар. Стенасын тышладылар. Мәктәп ишек алдына брусчатка җәйделәр, яңа коймалар тоттылар. Кыскасы, 9 миллион сумнан артыкка төшкән төзекләндерү эшләреннән соң, әкияттәй матур уку йорты ясап куйдылар. Мәктәпне ачу тантанасына килгән авыл халкы аның матурлыгына сокланып тел шартлатты. "Безнең мәктәпме соң бу", - дип гаҗәпләнүчеләр шактый иде. Энгель Фәттахов җиһазларны яңартуда да ярдәм итәчәкмен дип сөендерде.
27 укучы белем алучы мәктәпнең әле киләчәге күренә. Быел беренче сыйныфка өч укучы керә. "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе кысаларында Энгель абыйлары аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте.
- Үз мәктәбен дә төзекләндертә алмагач, нинди министр инде ул. Мәктәп авыл халкына хезмәт күрсәтә. Аның киләчәге булырга тиеш. Биредә балалар сөенеп белем алсын, киләчәктә укучылар саны җитми дип мәктәп ябылырлык булмасын, - диде.
Тантанада катнашучы муниципаль район башлыгы Фаил Камаев мәктәпкә тегү машинасы бүләк итте. Ул да мәктәпнең тулы канлы тормыш белән яшәвен, укучыларның тырышып укуларын теләде.
Укытучы һәм методика
Мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсе "Модернизация шартларында муниципаль мәгариф үсешенең өстенлекле юнәлешләре" дигән тема астында үтте. Һәр елдагыча, быел да, үткән уку елына нәтиҗәләр ясалып, алга бурычлар билгеләнде. Хәзерге шартларда "мәгариф" дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала. Безнең илдә әкренләп дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә."Татарстанның киләчәк язмышы, үсеше мәгариф системасына бәйле", - дип юкка гына әйтмәде мәгариф хезмәткәрләренең республика киңәшмәсендә Президентыбыз Рөстәм Миннеханов.
Мәктәпләрнең матди-техник базалары яңартылып бетеп бара, яңа технологияләр дә керә, укытучыларның хезмәт хаклары да сизелерлек артып тора. Укытучыларга - эшләү, ә укучыларга белем алу өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган дип әйтә алабыз. Ләкин, нишләптер, белем сыйфаты барыбер аксый. Бу укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләреннән дә ачык күренә. Районда 4 баланың өлгергәнлек турында аттестат ала алмаулары да моның ачык мисалы. Аерым фәннәр буенча да күпчелеге республикадагы уртача баллардан түбән. 2013-2014 уку елын тәмамлаганда 21 укучы алтын медальгә дәгъва белдерсә, аларның берсе дә БДИ да 75 баллдан югары балл җыя алмаган. Бу хакта Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте. Димәк, уку йортларының матди-техник базалары нык булгач, укытуның сыйфатын күтәрүдә укытучы һәм методика кала.
- Безгә методика өстендә ныклап эшләргә кирәк. Үрнәк алырдай укытучыларыбыз бик күп, шуларның хезмәтләрен башкаларга өлге итеп куярга иде. Укытучылар әзерләүче югары уку йортларының да эшчәнлеген үзгәртү сорала. Алар әзерләгән укытучылар сан ягыннан безне канәгатьләндерсә дә, сыйфат ягыннан аксый әле. Шуның өчен педагогия колледжларын сан ягыннан киметеп, алардагы белем бирү эчтәлеген үзгәртү өстендә эшлибез, - диде Энгель Фәттахов.
Соңгы елларда укучылар гына түгел, укытучылар да Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Шунысы сәер, кайбер фәннәр буенча укытучыларның имтиханда җыйган баллары укучыларныкына караганда да түбәнрәк. Шулай булгач, укучылардан ничек итеп югары балл көтәргә мөмкин?
- Минем яратып әйтә торган сүзем бар: бер генә бала да сәләтсез булып тумый. Аның сәләтен вакытында күреп, ачарга һәм үстерергә генә кирәк. Моны балалар бакчасында ук эшләү зарур. Бала беренче сыйныфка укырга барганда аның нинди сәләткә ия икәнлеген укытучысы белерлек булсын. Шулай ук балаларны балалар бакчаларыннан ук ике телдә сөйләшергә өйрәтү бурычын да куябыз. Мөмкинлек булган урыннарда инглиз телен дә өйрәткәндә бик яхшы булыр иде, - диде министр.
Һәм инглиз телен мәктәпләрдә беренче сыйныфтан ук укыту бурычын куябыз, дип ассызыклады. Чөнки бала балалар бакчасында күпмедер үзләштергәнен бер ел эчендә оныта, икенче сыйныфта инде өр-яңадан өйрәтә башларга туры киләчәк. Республикадагы 48 район арасында Актаныш районы мәгарифенең рейтинг буенча 34-35 нче урыннарда гына булуы да безне бизәми. Моның буенча ныклап эшләү, тырышу зарур. Укытучыларга эшләрендә стимул булырдай грантлар үз көчендә кала. Аларда катнашырга һәм отарга гына кирәк. Ә укучыларның дәресләргә яратып йөрүләренә ирешү мөһим. Бала өчен дәрес изге булырга тиеш. Атна уртасында үтүче чараларны атна ахырына куярга кирәк, укучылар дәрес калдырырлык булмасын, дип басым ясады Энгель Нәвап улы.
Сөйләшүдә һөнәри белем алуга аерым тукталынды. Эш бирүчеләрнең үзләренә эшче кадрлар әзерләү өчен укучыларны укытуларына ирешергә кирәклеген дә искәрттеләр. Чөнки башка районнарга укырга киткән баланың, кабат районга кайтып хуҗалыкта эшләмәячәге көн кебек ачык.
Пленар утырышта Фаил Камаев та үз фикерләрен җиткерде. Ахырдан мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре буенча алдынгы урыннарга чыгучылары бүләкләнде. Ә без мәгариф хезмәткәрләренә яңа уку елында уңышлар, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев