Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укытучылары изге җиребез- Шәһри Болгарда экскурсиядә булдылар
Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, шулай ук якынлашып килүче Укытучылар көненә багышлап сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат педагоглары Бөек Болгар җирендә экскурсиядә булдылар.
"Яңарыш" фонды җитәкчесе Зөлфия Сөнгатуллина гимназиябез укытучыларын ачык йөз белән каршы алды, эчтәлекле, кызыклы экскурсияләр оештырды.
Зөлфия Хафиз кызы республикадагы "Адымнар" полилингваль гимназияләренең кураторы да.
Очрашу кысаларында педагоглар оештыручылар белән берлектә тарихи күргәзмә- картиналар галереясы белән таныштылар.
Картиналарны ясаган рәссамнар үзләре дә биредә иде, алар иҗат эшләре турында укытучыларга җентекләп сөйләделәр.
Яңа гына ачылган "Болгар цивилизациясе" музее, башка тарихи истәлекле урыннарда да булып укытучыларыбыз киләсе эшчәнлекләренә дәрт-дәрман туплап, белемнәрен арттырып кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев