Педагоглар кытлыгын ничек хәл итәргә- Актанышта әлеге темага төбәкара семинар уза
18 һәм 19 февраль көннәрендә Актаныш районында Татарстан Республикасы муниципаль мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлекләре җитәкчеләре һәм методистлары өчен стажировка мәйданчыгы эшли.
Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Сарман районнарының мәгариф идарәсе методистлары «Педагогик кадрлар кытлыгы шартларында адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасы буенча Актаныш районының стажировка мәйданчыгында тәҗрибә туплый. Стажировка эшендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Роза Шәяхмәтова катнаша.
Беренче көнне мәгариф хезмәткәрләре Пучы мәктәбе һә балалар бакчасында, Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» паркында, Мари Суыксуы мәктәбендә һәм Актаныштагы технология техникумы базасында методик эш тәҗрибәсе белән танышты. Бүген исә кунаклар 6 санлы Актаныш балалар бакчасында, кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүле Актанышның икенче санлы мәктәбендә, Актанышның беренче санлы мәктәбендә, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында булачак.
Актанышның икенче санлы мәктәбендә мәгариф идарәсе методистлары дүрт дәрес карый.
«Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дәресендә пилотсыз очкычлар һөҗүмендә куркынычсызлык чараларын үтәү, шулай ук биология дәресендә «Әйләнә-тирә дөнья», инглиз теле дәресләре тәҗрибәсе күрсәтелде.
Мәктәптә көн дәвамында төрле эчтәлектәге күргәзмәләр эшли. Мәктәптә эшләүче психология сыйныфында «Хәзерге заманның уңышлы педагогы имиджы» темасына сөйләштеләр, «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтерлары хәрәкәте, балаларның сәнгать һәм техник иҗат күргәзмәлекләре беркемне дә битараф калдырмас.
Мәктәпнең Казандагы хезмәттәшләре- КХТИ-КНИТУдан килгән вәкилләр үзләренең уку йортын тәкъдим итә, тәҗрибә-экспериментлар ясап күрсәтәчәк. тагын бер хезмәттәшлек үрнәге- Минзәлә педагогия колледжы укытучылары һәм студентлары да стажировка мәйданчыгында яктыртачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев