«Каенкай»да яңа проект- “Балалар бакчасы һәм гаилә”
Җир йөзендә бик күп һөнәрләр бар. Шулар арасында педагог бик авыр, бик җаваплы, ләкин иң дәрәҗәле һөнәрләрнең берсе булып тора. Дөньяда яшәгән һәр кешенең язмышы педагогка бәйле. Кешелекнең киләчәге - алар кулында.
2023 ел Россия презеденты Владимир Владимирович Путин тарафыннан “Педагог һәм остаз елы” дип игълан ителде. Шул исәптән “Каенкай” балалар бакчасында күптөрле чаралар, конкурслар уздырылды.
Бакчабызда Педагог һәм остаз “ елы уңаеннан “Балалар бакчасы һәм гаилә” проекты буенча эшчәнлекне киңәйтергә уйладык. Иң беренче проектыбыз - “Минем гаиләм-педагоглар гаиләсе”. Әлеге проектның йомгаклау чарасын Минһаҗетдинова Лилия Рамил кызы оештырды. Чара балалар бакчасы җитәкчесе Нургалиева Йолдыз Сәет кызының котлау сүзләре, матур теләкләре белән ачылып китте. Кунакка педагоглар гаиләләре чакырылган иде. Әюповлар, Солтановлар, Гилметдиновлар, Кирамовлар, Башаровлар, Минһаҗетдиновлар, Сабирҗановлар, Мөхәммәтовлар, Исмакаевлар, Хуҗиннар гаиләләре “Минем гаиләм-педагоглар гаиләсе” исемле проектларын якладылар. Презентация аша нәселләрендә булган педагоглар белән таныштырдылар, гаилә тарихы, ирешкән уңышлары хакында сөйләделәр. Барысы да шулкадәр җаваплы итеп карап, зур әзерлек белән килгәннәр.
Киләчәктә үз һөнәрләренә тугры калып, киләсе буында да шушы һөнәргә карата мәхәббәт тәрбияләп яшәргә язсын аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев