Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа уку елына яңа тәэсирләр белән: Аккүз мәктәбе коллективы Ижауга экскурсиягә барды

Яңа уку елы башланыр алдыннан, Аккүз мәктәбе укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.

Иң беренче итеп укучылар Ижау шәһәренең тарихы белән таныштылар. Ижау шәһәре XVIII гасырның икенче яртысында Россиядә танылган граф Петр Шувалов Иж елгасы янында металл эшкәртү буенча үз эре заводын төзү өчен уңайлы урын таба. Императрица Елизаветаның югары рөхсәте белән 1760 елның апрелендә Шувалов бу заводка эшчеләр бистәсе белән бергә нигез сала һәм төзи. Шулай итеп, Ижау шәһәре барлыкка килә. 

Сәяхәт данлыклы зоопаркта булу белән башланды. Укучылар җәнлек төрләре белән танышып, алар турында мәгълүмат тупладылар. Тере табигатьтәге җан ияләрен якыннан күрү әйтеп бетермәслек хис- кичерешләр, дулкынлану барлыкка китерде. 

Икенче тукталыш "Динополис"та иде. Бу парк күптән түгел генә ачылган динозаврлар паркы. Монда динозаврларның төрле төрләре куелган һәм алар һәрберсе тавыш чыгара. Шулай ук динозавр янында такталар куелган. Анда динозавр турында тулырак мәгълүмат туплый алырга була. Чыннан да, уйласаң бу хайваннар элек булган бит. Паркта йөргән вакытта хәтта күңелдә шом да барлыкка килде. Мондый паркны күрә алу, элекеге тарихны өйрәнү үзе бер бәхет. Укучылар сәяхәттән шатланып, онытылмас тәэсирләр белән кайттылар. Алар өчен тырышып, гел яхшы билгеләренә укыр өчен шәп кызыксындыру чарасы булды. 

Шушындый сәяхәтне оештыруда ярдәм итүче Актаныш «Ак Барс Банк» җитәкчесе Хамидуллин Рубин Фәнис улына укучылардан, ата-аналардан һәм Аккүз мәктәбе коллективыннан зур рәхмәт. Бу сәяхәт еллар узгач та, җылы хатирәләр һәм рәхмәт сүзләре белән искә алыначак.

Аккүз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Җәмилова Розалия Гарифҗан кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев