Яңа Әлем мәктәбе укучылары «Социум өчен технологияләр» республика конкурсыннан җиңү белән кайтты
Чаллы IT-паркында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәптән тыш эшләр республика үзәге, Чаллы Кванториумы, «Алдынгылар хәрәкәте», «Талантлар университеты» тарафыннан оештырылган «Социум өчен технологияләр» республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә Татарстанның 21 районыннан 640 укучы 210 проект белән катнашкан, финалга 200дән артык укучы чакырулы иде.
Конкурста Яңа Әлем мәктәбенең "Үсеш ноктасы" үзәгендә шөгыльләнүче 7 нче сыйныф укучылары 5 кешедән торган команда белән катнашып, 1 нче урын яулады һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр, дипломнар белән бүләкләнде.
Укучыларыбыз быел август аенда «Саулык» сәламәтләндерү комплексында узачак «Технологияләр маршрутлары» халыкара яшьләр инновацияләре кампусында катнашырга чакыру алдылар. Бу сменаны башка илләрдән килгән катнашучылар белән «Кванториум» балалар технопаркы "Россотрудничество" һәм «КамАЗ» ААҖ ярдәме белән үткәрәчәк.
Җиңү яулаган Яңа Әлем мәктәбе укучыларын һәм остазлары Илназ Илшат улын уңышлары белән тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев