Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Яңа Әлем балалар бакчасы нәниләре үзләре үстергән уңышны җыйды

Балаларга кечкенәдән хезмәт тәрбиясе бирү һәм өлкәннәр хезмәте белән таныштыру, алар хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләү безнең Яңа Әлем авылы балалар бакчасында даими алып барыла.

Май аенда кече мәктәпкәчә төркеме балалары белән яшелчә бакчасында тәҗрибә участогы булдырылып, әлеге участокта тәрбияче Илүзә Флүс кызы Нуриманова җитәкчелегендә балалар белән түтәлләр ясап, яшелчәләр утыртылган иде. Җәй айлары дәвамында анда кызу эш гөрләде: балалар түтәлләргә су сипте, чүпләрен утарга ярдәм иттеләр. Ә яшелчәләр әлбәттә балалар һәм тәрбиячеләр тәрбиясеннән гөрләп үстеләр.

26 август көнне балалар янәдән бакчага чыктылар: өлгергән мул уңышны җыярга. Әлеге хезмәттә алар өлкәннәргә ярдәм итеп кенә калмый, ә коллектив белән бердәмлектә эшләргә, бер-берсенә ярдәмләшергә дә өйрәнәләр.

Балалар сөенә-сөенә үзләре үстергән яшелчәләрне җыйдылар, яшелчәләр турында булган табышмакларга җаваплар аваплар таптылар һәм яшелчәләрне түтәлдән табып алып күрсәттеләр.

Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире Гүзәл Сәрвәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев