Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән укытучы-тәрбияче Ленар Хөсәенов Казанда "Чиста караш" республика яшьләр социаль экологик реклама ачык бәйгесендә җиңеп, якташыбыз - Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның кулыннан дәрәҗәле бүләк алды. 2 декабрьдә Актанышка эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да Ленарның...
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядән укытучы-тәрбияче Ленар Хөсәенов Казанда "Чиста караш" республика яшьләр социаль экологик реклама ачык бәйгесендә җиңеп, якташыбыз - Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевның кулыннан дәрәҗәле бүләк алды. 2 декабрьдә Актанышка эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да Ленарның улы Ирхан белән очрашып, "Хокук дөньясында бала" бәйгесендә катнашып җиңү яулавы белән котлап, истәлек бүләге тапшырды.
Гаилә уңышлары белән котлап, Ленар Хөсәеновка кызыксындырган сорауларыбызны бирдек.
- Ленар Наилевич, Сез һәрвакыт эзләнүдә, тормышның төрле өлкәләрендә үзегезне сынап, тәҗрибә туплап, уңышка ирешәсез. Экология темасына ничек кереп киттегез?
- Актанышта табигать кочагында, безнең як табигатенең матурлыгын күреп, сый-нигъмәтләрен татып үсү дә йогынты ясагандыр. Табигатькә чыкканда да, иң элек, дуслар белән әйләнә -тирәне чистартабыз. Кайтып киткәндә дә ял иткән урыныбызны җыештырып калдырабыз. Табигатькә дә, бер-беребезгә карата да хөрмәт билгесе. Актанышыбыз ярларын дүрт елга юа бит: Ык, Сөн, Кама, Агыйдел. Кама елгасы безгә керми, дип бәхәсләшүчеләр дә очрый. Татар Ямалысы тирәсендә ул! Укыганда диплом эшемне дә экология темасына яклаган идем. Беренче җөмләсе: "Экология ул - кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәт түгел, ә кеше белән кеше арасындагы үзара мөнәсәбәт, аңлашу", - дип башлана иде. Шуларны әйтүгә үк, профессор, фикерең дөрес, дәвам итмәсәң дә була, "5"ле, дигән иде. Аннан соң, әтием Бернард Шоуның сүзләрен гел әйтә иде миңа: "Без балыклар кебек су астыннан йөзәргә өйрәндек, кошлар кебек очарга өйрәндек, хәзер кешеләр кебек яшисе генә калды", - дип. Шуларның бөтенесен бер сюжетка туплап, Ирхан белән мультфильм рәвешендә социаль ролик эшләгән идек. Хезмәтебезне уңышлы дип тапканнар. "Социаль видеоролик" номинациясендә икенче урын яуладым. Беренче урында Алтай өлкәсе булды, өченче урында - Әстерхан.
- Мәдәният өлкәсендә дә үз сүзегезне әйткән, үз йөзегезне булдырган шәхес буларак беләбез. Хәзер балалар белән төрле жанрларда эшлисез. Нинди эзләнүләр бу юнәлештә?
- Актанышка Краснодар өлкәсеннән тәҗрибәле педагог Читинин килгән иде. Үзенең шәхси мәктәбе бар. Шул вакытта ул бездән:"Сез балаларыгызга нәрсә калдыра аласыз? - дип сораган иде. - Акча? Аны иртәгә, берсекөнгә тотып бетерергә мөмкиннәр... Машина, фатир?.. Алары да ышанычлы капитал түгел... Сез балаларыгызга фәкать төпле белем генә калдыра аласыз,"- дип, безне уйландырды да, фикерләребезне дә үзгәртте. Дини, дөньяви белемнәр белән тигез кызыксына башладым. Яшәү рәвеше үзгәрде. Сәләтле балалар тәрбияләүче гуманитар гимназиядә эшли башлавым да яңача уйларга этәрде. Үзем сәнгатьтән ерагайдым. Узган ел балалар белән "Сәхнә көзгесе" бәйгесендә "Казан сөлгесе" спектакле белән икенче урын алган идек. Быел ул спектакльнең видеосын, "Сүнгән йолдызлар"дан Сәрбиназ монологын Кәрим Тинчурин исемендәге бәйгегә җибәргән идек, өченче урын алдык. Хәзер мәдәнияттә яңа юнәлеш - 3D модельләштерү буенча укучыларны укытам. Мәдәният, техника, компьютер берләшә анда.
- Алда әйтелгән фикерләргә нәтиҗә ясап, укытучы, әти, гаилә башлыгы буларак та бүгенге вәзгыятькә, буыннар бәйләнешенә мөнәсәбәтегез?
- Бөтенесен дә уйлаганнан соң, аңлыйсың: синең тормыштагы тоткан урының, уңышка ирешүең, тәрбияң өчен ахыр чиктә бер генә кеше җаваплы, ул - әни. Диндә дә шулай язылган. Әни белән әти бергә чакыра икән, башта әни янына барырга кирәк. Җәннәт - аналарның аяк астында, диелгән. Тормышыбызга диннең керүе, балалар өчен юнәлешле гимназия ачылу балаларның дөньяга карашын, уйлау рәвешен бик нык үзгәртә. Кем буласың, дигәч, без бизнесмен, текә кеше булырга хыяллана идек. Ә алар өчен бүген хөрмәтле кеше, авторитет - белемле, зыялы кеше.

Рәсемдә: Ленар һәм Ирхан Хөсәеновлар.
Нет комментариев