Быелгы «Тату сыйныф серләре» конкурсында патриотик темага зур урын бирелә
Бүген районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда «Тату сыйныф серләре» конкурсының финал өлеше уза.
Финал бәйгесенә кадәр "Тату сыйныф серләре" конкурсының ике зонада- Такталачык һәм Иске Сәфәр мәдәният йортларында 23 мәктәп катнашында сайлап алу турлары үтте. Оештыручылар барлык мәктәпләрнең дә укучылар, ата-аналар һәм укытучыларны туплаган командаларның бәйгегә ныклы әзерлек белән килүен билгеләде.
Балалар иҗат үзәге директоры урынбасары Әлфия Галиева Югары Яхшый һәм Иске Байсар мәктәпләренең ата-аналар комитетының, сыйныф җитәкчеләренең аеруча уңышлы чыгыш ясавын әйтте.
Бүген исә Әлфия Авзалова исемендәге сәхнәдә район үзәгенең мәгариф оешмалары- Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет-интернат мәктәбе командалары чыгыш ясый.
- Быелгы чыгышларда патриотик темага зур урын бирелгән. Туган ил, Ватанны саклау һәм патриотик тәрбия аеруча көчле бара. Төп максат- әти-әни, бала, мәктәп , җәмәгатьчелек көче Туган илебезгә карата яшь буында мәхәббәт тәрбияли. балаларның бүген бергә тупланышы кирәк, ялгызлары телефонда утырып кына балаларыбыз туплана алмый. "Тату сыйныф серләре" конкурсы балаларны берләштерә торган конкурс та ул,- диде Әлфия Хәсән кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев