Биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында Актаныш гимназиясе һәм Пучы мәктәбе укучылары- призерлар!
Бу көннәрдә мәктәп укучылары һәм аларның укытучылары өчен урак өсте. Фәнсөярләребез Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында көчләрен сыный. Уңышлар да көннән-көн артуга. Әле генә биология фәненнән укучыларыбыз призер булып кайттылар.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Мәрьям Рәшитова, 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Маликова, Пучы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Эльвина Закирова биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы йомгаклары буенча призер булып танылдылар. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да яңа җиңүләр телибез!
Җиңүчеләребезне әзерләгән укытучылар- Исламова Зөлфия Әсгать кызына. Вәгыйзова Алсу Мирзаян кызына аерым рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев