БЕЗГӘ ЯЗАЛАР: “Әтәчкәй” балалар бакчасында ата-аналар җыелышы үтте
30нчы гыйнвар көнне “Әтәчкәй” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә ата-аналар җыелышы үтте.
Чарада ата-аналар игътибарына Раушания Ибнеева җитәкчеленгендәге төркем нәниләре Фәнис Яруллинның "Тиен малае Тим-тим"әкиятен тәкъдим итте.
Балалар театр аша әдәп-әхлаккә ойрәнә, бер-берсе арасында дустанә мөнәсәбәткә, игътибарлылыкка, ярдәмче булырга,биргән вәгъдәләрне үтәүгә, әйләнә-тирә кешеләргә ихтирамлы булырга өйрәнәләр.
Җыр-бию белән баетылган чыгышлар аша балалар үзләренә күп мәгълүмат, белем һәм тәрбия алдылар. Ата-аналар җыелышы үзара фикер алышу белән дәвам итте. Ата-аналарга балалар тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып барылды, доклад укылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев