Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Башлангыч сыйныф укытучылары август конференциясенең секция утырышында тәҗрибә уртаклашты

2023 елның 15 нче авустында «Яшьлек» яшьләр үзәге базасында «Федераль белем бирү программасына күчү шартларында башлангыч классларда белем һәм тәрбия алу мөмкинлеген булдыру» темасы буенча Актаныш муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында башлангыч класс укытучыларының секция утырышы узды.

Утырышта 106 район башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Программада юбилярларны котлау, остазыбыз Фәймә Фазулловна белән очрашу, 2022-2023 нче уку елында башлангыч класс укытучыларының укыту-методик эшчәнлегенә, башлангыч класс укучыларының эшчәнлегенә анализ тыңланды, башлангыч белем һәм тәрбия бирү буенча 2023-2024 нче уку елына бурычлар, эш планы расланды.

Чыгыш ясаучылар яңартылган ФДББС һәм ФББ программалары таләпләре белән, функциональ грамоталылык белән таныштырды.

Секция утырышын мәгариф идарәсе методисты Имамова Роза Асгатовна алып барды. Секция утырышы эшлекле, файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев