«Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре республикакүләм «Яшь мастер – 2023» чемпионатында җиңделәр
«Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз Хаҗиева Элина Марат кызы һәм Хәйдәрова Аида Булат кызы, районыбызда һәм Минзәлә шәһәрендә узган этапларда җиңү яулап, Республика күләмендә үткәрелгән IV Төбәкара «Яшь мастер – 2023» чемпионатының региональ этабында катнашу хокукы алганнар иде.
Алар 15 апрель көнне республикабызның 16 районыннан 5-11 яшьлек балалар белән көч сынаштылар. Үзенең сөенечләре һәм борчуларына бай булган чемпионатта алар үзләренең бар кыюлыкларын, үҗәтлекләрен, тырышлыкларын, сәләтләрен, тапкырлыкларын ачып салдылар.
Хаҗиева Элина “Ресторан сервисы” компетенциясендә катнашып, 8 март бәйрәменә өстәл әзерләп, кунакларны каршы алды, ә Хәйдәрова Аида “Мактанчык куян“ әкияте белән таныштыру буенча балалар белән белем бирү эшчәнлеге үткәрде.
Чемпионатның шарты буларак, балалар рус телендә чыгыш ясадылар. Хаҗиева Элина (тәрбиячесе Басыйрова Нурия Муллаян кызы) «Максатка ирешүдә тырышлык һәм үҗәтлек», Хәйдәрова Аида (тәрбиячесе Вәҗиева Хәния Минҗан кызы) “Оештыру этабының оригинальлелеге” номинацияләрендә җиңүче булдылар. Нәни йолдызчыкларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур үрләр яулауларына ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев