Әгерҗе, Мөслим, Сарман мәгариф идарәсе методистлары Актанышның беренче мәктәбе эшчәнлеген карады
«Педагогик кадрлар кытлыгы шартларында адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» стажировка мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Актанышның беренче санлы мәктәбе коллективы да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Төбәкара эшлекле семинарда катнашучы Актаныш, Әгерҗе, Мөслим, Сарман районнарының мәгариф идарәсе методистлары мәктәпнең патриотик тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышты.
«Гомуми белем бирү оешмаларында туган якны өйрәнүне яңарту» күргәзмәсен район башкарма комитетының архив секторы җитәкчесе Айгөл Галимьянова белән «Туган якны өйрәнү музее» җитәкчесе Лилия Хәмидуллина әзерләгән иде.
Биредә район мәгарифендә тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы ветераннарының архив материаллары куелган.
Мәктәпнең икенче катында педагоглар «Хәтер дивары»н ачу тантанасында катнашты. Биредә укучыларның сәламләве, зур горурлык хисләре аша туган ягыбызның батырлары белән таныштырулары бик матур хатирәләр калдырды.
Кунаклар Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән берлектә «Ватанга хезмәт итү-изге эш» Парламент дәресендә дә булдылар. Туган тел, рус теле, геометрия, цифрлылык гармоталылыгы дәресләре, «Остаз һәм яшь белгеч», ведоствоара «Чишү юллары» семинары узды, хокук бозуларны профилактикалау, кадрлар кытлыгында педагогның үсеш юлы мәсьәләләре каралды.
Хәзерге вакытта Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасы стажировка мәйданчыгына әверелде. Биредә татар һәм рус теле, география, геология олимпиадаларына әзерлек, «Идел -йорт» проекты презентациясе, интеллектуаль һәм иҗади күргәзмә һәм башка үрнәк проектлар тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев