Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Илфат Әнвәров исемендәге турнирда дүртенче урынны алган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр

РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровның гаиләсе- Илфир, Тәүфикъ, Айгөл, Айнур, Шәфкать Әнвәровлар әтиләре истәлегенә унынчы ел рәттән көрәш турниры уздыралар. Башка көрәш ярышларыннан аермалы буларак, туганнар дүртенче урынга калган көрәшчеләрне дә бүләкләячәкләр.

Илфат Әнвәров истәлегенә оештырылучы көрәш ярышында җиңүчеләрне медальләр, кубоклар, акчалата призлар көтә.

Башка турнирлардан аермалы буларак, Әнвәровлар призлы урынга керә алмыйча, дүртенче урынга калган көрәшчеләргә дә бүләкләр әзерләгән. «Балаларның күңеле төшмәсен, җиңелдем, дип, туктап калмасын, көрәштән күңеле бизмәсен, киресенчә тагы да ныгытыбрак көрәш белән шөгыльләнсен өчен шулай бүләкләргә уйладык», ди Тәүфикъ Әнвәров. 

Тәүфикъ Илфат улы бу турнирның тәрбия юнәлешендә дә әһәмияте зур дип бәяли:

 

 

-Илфат Әнвәров исемендәге ярыш, беренчедән, әтиебезнең исемен мәңгеләштерә, икенчедән, татар милли көрәшен тагы да популярлаштыра, яшүсмерләрне спортка тарта. Көрәштә малай кеше имгәнә, диләр, урамда, теләсә-кайда тәртипсезләнеп йөргәнче балалар, яшүсмерләр көрәш түгәрәкләренә килсеннәр, көч җыйсыннар, җиңүгә омтылсыннар. 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев