Актанышта яшь спортчылар атаклы көрәш остасы Илфат Әнвәров исемендәге бәйгедә көч сынаша
Бүген, 23 ноябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә унынчы тапкыр көрәш турниры уза. Юбилей бәйгесендә Татарстан һәм Башкортостаннан килгән яшь көрәшчеләр көч сынаша.
Актанышны бар татар дөньясына беренчеләрдән булып таныткан атаклы көрәшче, бик күп Сабантуйларның баш батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровның исемен мәңгеләштерү максатыннан моннан ун ел элек аның уллары беренче тапкыр көрәш ярышы оештырган иделәр.
Әлеге бәйгенең аягы җиңел булды, ун ел дәвамында берөзлексез яшь батырларны тәрбияләүче чарага әйләнде, елдан-ел катнашучылар саны арта бара.
Быелгы турнир аеруча истәлекле, унынчы юбилей елында Татарстан, Башкортостан районнарыннан 160 яшь көрәшче килгән, алдагы елларда катнашучылар саны 130 булган.
Татарча көрәш- татар сүзе, татар моңы, татар мәдәнияте кебек үк милләтебезне саклаучы, яклаучы спорт төре. Илфат Әнвәровның исемендәге турнирны ачу тантанасында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов татар милли көрәш спортын үстерүдәге хезмәтләре өчен бертуган Әнвәровларга олы рәхмәтен әйтте. Һәр елны әлеге турнирны уздыруда зур ярдәм күрсәткән, ярышларны башыннан ахырына кадәр карап тамаша кылучы иганәче Александр Гавриловка Актаныш районы башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Спорт остасы Рузил Тимеров Илфат Әнвәровның рухына изге дога сурәләре укыды, көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Татарстанның атказанган спорт остасы Фирдәвис Әхмәтов Илфат абыйның үзе генә көрәшеп калмыйча, барлык улларын да танылган көрәшчеләр итеп тәрбияләвен әйтте, Мәсәлән аның олы улы Илфир Әнвәров Татарстанның атказанган тренеры, Татарстанның атказанган спорт остасы, бик күп егетләрне зур көрәш юлына кертеп җибәргән танылган укытучы. Илфат Әнвәровның оныклары да көрәшне кечкенәдән үз итәләр, бүгенге бәйгедә бабаларының рухын сөендереп дүрт онык Әнвәровлар бил алыша.
Әнвәровлар гаиләсе исеменнән Тәүфикъ Әнвәров Актаныш районы җитәкчелегенә, иганәчеләргә ярышларны уздырудагы ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде:
- Илфат Әнвәров исемендәге ярыш, беренчедән, әтиебезнең исемен мәңгеләштерә, икенчедән, татар милли көрәшен тагы да популярлаштыра, яшүсмерләрне спортка тарта. Көрәштә малай кеше имгәнә, диләр, урамда, теләсә-кайда тәртипсезләнеп йөргәнче балалар, яшүсмерләр көрәш түгәрәкләренә килсеннәр, көч җыйсыннар, җиңүгә омтылсыннар.
Ярышлар алты үлчәү авырлыгында, ике келәмдә бара. Яшь көрәшчеләрнең мөмкинлекләрен Актаныш районының танылган спортчылары бәяли.
Җиңүчеләрне медальләр, кубоклар, акчалата призлар көтә. Башка турнирлардан аермалы буларак, Әнвәровлар призлы урынга керә алмыйча, дүртенче урынга калган көрәшчеләргә дә бүләкләр әзерләгән.
«Балаларның күңеле төшмәсен, җиңелдем, дип, туктап калмасын, көрәштән күңеле бизмәсен, киресенчә тагы да ныгытыбрак көрәш белән шөгыльләнсен өчен шулай бүләкләргә уйладык», диде Тәүфикъ Әнвәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев