Яшь талантлар "Чулман тургай"лары булып балкыды
Тамчылар тамарга, умырзаялар чәчәк атуга әле иртәрәктер дә, ә менә Актанышның "Тамчы" һәм "Умырзая" вокал ансамбльләрен шушы мизгелдә үк котлый алабыз.
Бүген Чаллы шәһәрендә узган "Чулман тургае - Жаворонок Закамья- 2022" Бөтенрәсәй конкурс фестивалендә уңышлы чыгыш ясап 1 дәрәҗә Дипломга лаек булдылар.
Остазлары Лилия Мостафина, Разида Хаҗиева, Сирина Исламова (соло) фестивальнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Актаныш гимназиясенен 9 сыйныф укучысы Заһертдинова Гөлия 1 нче дәрәжә лауреат исеменә лаек булды!
Ленара Фәрдиева, Әминә Зиннурова- 2 нче дәрәҗә, Зәлия Гыйлаҗева- 3 нче дәрәҗә, Рузилә Сабирова- 3нче дәрәҗә лауреат булып танылдылар.
Нәни йолдызчыкларны ихлас тәбрик итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев