"Ул кабызган утлар балкышы” бәйгесендә Гран-прига Актаныштан Сөмбел Харисова лаек булды
КОТЛЫЙБЫЗ: V Бөтенроссия мәктәпләре арасында уза торган "Ул кабызган утлар балкышы" фестивалендә Актанышның беренче мәктәбе укучысы Сөмбел Харисова Гран-при яулады.
"Ул кабызган утлар балкышы” иҗади бәйгесен Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оештыра. Күренекле татар драматургы, артист Кәрим Тинчурин тууына 134 ел тулу һәм театрның 115 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика бәйгесендә районыбыз укучылары алдагы елларда да уңышлар казанды.
Быел Сөмбел Харисова җиңүчеләр рәтен тулыландырды. Афәрин!
Сөмбелнең сәнгать мәктәбендә вокал буенча остазы -Джон Мусин, музыка укытучысы Рәйлә Мисбахова.
Әлеге бәйгенең максаты – Кәрим Тинчурин тормышын һәм иҗатын өйрәнү, балаларны милли театр сәнгатенә, драматургия һәм әдәбиятка, җыр һәм бию сәнгатенә тарту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев