Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

«Туган як» музеенда яшь талантларның «Карлы палитра» күргәзмәсе эшли башлады

Бүген «Туган як» музеенда икенче тапкыр «Карлы палитра» күргәзмәсе эшли башлады.

Әлеге күргәзмәгә балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сыйныфы укучыларының эшләре куелган.

Остазлары- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы  Айрат Сәрвәров. Остазның шәкертләре дә үзе кебек талантлы.

25 укучының иҗат җимешләре берсеннән -берсе үзенчәлекле төсмерләре белән таң калдыра.  "Кар палитрасы" күргәзмәсенә куелган картиналарда укучылар үзебезнең Актанышның матур табигатен сурәтләгән, анда Ирмәш тавыннан күренешләрне дә, Куян авылы урманнарын да танырга була. 

Картиналар яшь рәссамнарның һөнәри осталыгын гына ачып калмый, алар тамашачыны табигатьнең бөтен бизәкләрен күрергә, гади генә тоелган күренешләрнең матурлыгын танырга өйрәтә.

Безнең сәнгать мәктәбенең өлкән сыйныфында укучылар гына менә шундый эчтәлекле эшләрне ясый ала. Аңынчы укучылар эзләнделәр, кышкы табигатьтә булдылар, кемдер фоторәсемнәр карады. Һәрберсе күңелләренә ошаган мизгелне кәгазьгә төшерде. Бары карандаш һәм гуашь белән табигать күренешләрен чагылдырдылар,- ди Айрат Изил улы.

Айрат Сәрвәров укучылары белән төрле ел фасылында бик еш табигатькә пленер-дәресләргә  чыга. Пейзажны рәсемгә төшерүнең үз нечкәлекләре бар. Сыйныфтан-сыйныфка күчә барган саен эшләү техникасы катлаулана һәм картиналардагы сурәтләр дә матурырак килеп чыга.  

Бүген Айрат Изил улы 50 укучыга рәсем серләрен төшендерә. Ел саен диярлек аның чыгарылыш укучылары арасында рәсем сәнгате белән бәйле һөнәр сайлаучыларның булуы сөендерә. 2024-2025 нче уку елын 10 бала тәмамлый. Алар  арасында да остазларының юлын дәвам итүчеләр табылыр дигән ышанычта калабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев