«Тамчы» кызлары һәм егетләре Мөслимдә узган «Ык буйлары» конкурсы җиңүчесе
Районыбызның яшь җырчылары Мөслим районында оештырылган яшь музыкантларның «Моңлы Ык буйлары» III төбәкара конкурс-фестивалендә катнашты.
Район балалар сәнгать мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Мостафина җитәкчелегендә вокал белән шөгыльләнүче укучыларның уңышлары мактауга лаек. Кечкенәләр төркемендә Динә Нурлыева, Әминә Зиннурова 1 дәрәҗә, Тимур Фәрхетдинов, Илина Насипова 2 дәрәҗә, Илсылу Маликова 3 дәрәҗә, уртанчылар төркемендә Рузилә Сабирова 2 дәрәҗә, Нәфисә Шәехова 3 дәрәҗә лауреат булып танылдылар. Күмәк чыгышлар да конкурста катнашучылар арасында иң яхшысы булды: "Тамчы" вокаль квартеты һәм "Тамчы" үрнәк вокаль ансамбле 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.
Яшь сәнгать осталарын музыка юнәлешенә профессиональ әзерләгән һәм укучыларның иҗади сәләтен үстерүдәге хезмәте өчен Лилия Реваль кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев