Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Табанлыкүл авылының үзешчән театр коллективы «Онытырга хакыбыз юк!» драмасын сәхнәләштерде

22 февральдә Табанлыкүл авылының үзешчән театр коллективы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Рәзинә Сәетгәрәеваның «Онытырга хакыбыз юк!» драмасын сәхнәгә куйды.


Әсәрдәге геройларны гәүдәләндергән уйнаучылар рольләрен нәкъ шул чор кешеләрен, аларның көнкүрешен, зар- моңнарын күз алдына китерерлек итеп осталык белән башкардылар.Дөрес сайланган декорация, киемнәр,музыкаль бизәлеш исә әсәрнең тәэсир көчен тагын да арттырды.


Олылар белән беррәттән сәхнәдә балаларны күрү аеруча сөендерде.
Иҗат коллективына уңышлар телибез!

Яңа спектакльләр көтеп калабыз!

Дилбәр Әхәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев